Киләчәгең турында кайгырт

2013 елның 8 ноябре, җомга
Киләчәгең турында кайгырт
— Хәзер теге пенсия фондына күчегез, монысын сайлагыз, дип үгетләүче агентлар бар. Яшь булсам да, уйлана калдым, чыннан да, дәүләт пенсия фондында булу әйбәтме, әллә дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчәргәме? Кайсы отышлырак? Шул турыда аңлатып язсагыз иде, — дип шалтыраттылар редакциягә.
Шунда ук без Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Флера Никашина белән элемтәгә кердек. Менә ул нәрсәләр сөйләде:
— Бик урынлы сорау. Урта яшьтәгеләр, олылар гына түгел, һәр яшь кеше үзенең киләчәге, пенсиясе турында уйларга тиеш. Картлык буенча хезмәт пенсиясе бүген ике өлештән тора: иминиятләү һәм тупланма өлешләрдән. Пенсия фондында пенсиянең тупланма өлеше булганнар, банкка процентка акча салып куйган кебек, күбрәк файда бирә торган пенсия фондын сайлый ала. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларыннан акча югала, дип куркырга кирәкми. Пенсиянең тупланма өлеше акча эшләмичә еллар буе тик ятканчы, әлбәттә, процент эшли ала торган берәр пенсия фондында булса отышлырак. Пенсия фондларының нинди файдага эшләүләрен сайтлардан карап белеп була. Үзеңә ошаган пенсия фондын сайлыйсың да, безгә килеп, гариза язасың. Гариза язуны агентлар аша да башкарырга мөмкин. Шуны да искәртеп үтәм: тупланма өлешне бары тик пенсиягә чыккач кына алып була. Киләчәк турында кайгырту һәркемнең изге бурычы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International