Газ исәпләгеченең срогы чыкса

2013 елның 8 ноябре, җомга
Газ исәпләгеченең срогы чыкса
— Газ исәпләү приборының срогы чыккан, дип алмаштырырга кушалар. Шуның тәртибе турында аңлатып язсагыз иде, — дип мөрәҗәгать иттеләр редакциягә.
“Сабагаз” идарәсе җитәкчесе урынбасары, Арча газ куллану хезмәте идарәсе җитәкчесе Ринат Гафуров аңлата:
— Заводта эшләнгән газ исәпләү приборларының һәркайсының билгеле бер хезмәт итү чоры бар. Газ исәпләгечен урнаштырганда ук абонент белән райгаз арасында килешү төзелә. Килешүнең 2.8нче пунктында куйдыручының газ исәпләгеченә вакытында тикшерү үткәрергә тиешлеге турында язылган.
Безнең газ оешмасында абонентның газ плитәсе, миче, исәпләгече исәптә тора. Менә шуннан күренә дә инде һәр газ исәпләү приборының хезмәт итү срогы. Срогы чыгу вакыты җиткәч, исәпләгечләр дәүләт тикшерүе үтәргә тиеш. Бу турыда абонентларга, билгеле бер көне күрсәтелеп, язмача хәбәр ителә. Исәп-ләгечләрне Казан белгечләре тикшерә. Прибор эшләргә яраклы икән, абонентка тикшерү турында таныклык бирелә. Прибор алмаштырылмый, эшләвен дәвам итә. Әгәр дә прибор алга таба эшләргә яраксыз дип табылса, алмаштырырга күрсәтмә бирелә. Тикшерү түләүле. Акча түләп тикшертеп торасың килми икән, тикшертмичә генә, искесен яңага алмаштырырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International