Арча стадионында Фәнил Гарәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары узды
Гөлсинә Зәкиева
Арчадан гына түгел, хәтта күрше Теләче, Балтач, Әтнә районнарыннан да спортчылар бу көнне чаңгы юлына басты.
Кызганыч, бик иртә арабыздан китте Фәнил Гарәфиев. Тик районыбыз өчен аның җуелмас эзе калды. Арчадагы ул оештырган, җитәкчелек иткән, югары баскычка күтәргән “АрскМеталл” ширкәте бүген дә сафта. Фәнил Гарәфиев хәйрия эшләрендә актив катнашучы буларак та хәтергә кереп калды. Аның эшен генә түгел, изге гамәлләрен дә хатыны Лилия ханым, улы Фәнис һәм кызы Алсу дәвам итә. Гарәфиевлар гаиләсе бу ярышны уздыруга елдагыча быел да күп көч куйды.
– Бу спорт бәйрәме әтинең рухына дога булып барсын иде, – диде улы Фәнис. – Әти эшмәкәр дә, спортчы да, хәйрияче дә булган. Ул безгә генә түгел, бик күп кешегә үрнәк була ала. Әти: “Чаңгы спорты – спортның аерым бер төре”, – дия иде. Чыннан да, монда үз-үзең, көндәшең, хәтта һава торышы белән дә көрәшәсең. Җиңел түгел. Шуңа ярышларда катнашкан икән – ул инде җиңүче.
Ярышны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, аның урынбасары Инсаф Габделгазизов катнашты. Алар ярышка килгән чаңгычыларны сәламләп, аларга уңышлар теләде.
Спортчылар яшь буенча тугыз төркемгә бүленеп узышты. Иң беренче булып өлкәннәр башкаларга үрнәк күрсәтеп, трассага юл салды. 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында хатын-кызлардан Арчадан Руфина Гәрәева – икенче, Гөлшат Нотфуллина өченче урынны яулады. Ирләрдән беренче урында Лесхоздан Васыйл Шакиров, өченче урында Арчадан Зөфәр Ильясов.
Руфина Гәрәева ветеран укытучы, Татарстанның атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы һәм бик оста чаңгычы. 17 февральдә 76 яшен билгеләп үткән бу ханым бер генә ярыштан да калмый, җиңүләр яулый. Алтынчы сыйныфтан бирле чаңгыда икән инде ул.
Гөлшат Нотфуллина икенче сыйныфтан бирле чаңгы шуа. 70 яшендә дә бер ярышны калдырмый, җиңүләр яулый. “Чаңгы юлын үзебез ерып бардык, шуңа бүген җайлы булды”, – дип тәэсирләре белән дә уртаклашты.
– 35 яшьтән өлкәнрәкләр арасында минем кызым Гүзәл Җамалиева беренче булды. 11 балалар бакчасында эшли ул, – диде Курса-Почмактан Хәлил Хәсәнов. – Мәктәптә укыганда йөгерде, чаңгыда да призлы урыннар яулап килде. Узган ел Кемерово өлкәсендә Россия укытучылары арасында үткән туризм буенча ярышта Татарстан командасы составында Арчадан Рәнис Нәбиуллин белән беренче урынны яулады.
Урта Курса мәктәбе командасы бу көнне икенче урынга лаек булды. Беренче урында Иске Кырлай мәктәбе командасы. “Ундүртенче ел – беренче! Рәхмәт, балалар, мин сезнең белән горурланам!” – дип Вк төркемендә шатлыгын уртаклашкан иде җитәкчесе Айрат Ситдыйков. Өченче урында – хәсәншәехлар.
Урта мәктәпләр арасында беренче урынны Лесхоз мәктәбе командасы яулады. Икенче, өченче урыннарда Арчаның бишенче гимназиясе һәм Курса-Почмак мәктәбе командалары. Аерым чаңгычылар арасында яшьтәшләре арасында беренче урыннарны бишенче гимназиядән Сөләйман Бәйрәмов, Камилә Нигъмәтҗанова, педагогика көллиятеннән Иван Трофимов, Евгений Хаматов, Зилә Сабирова, Роза Хәйретдинова яулады.