Матур буласың килсә, хәрәкәттә бул!

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

8 март алдыннан хатын-кызлар турында гына язасы килә.

Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) үткәргән чаңгы ярышында катнашкан хатын-кызларның җитезлегенә сокланып карап тордык. Ярышлар икегә бүленеп, 40 яшькә кадәрле һәм яше 40тан узган хатын-кызлар, ир-егетләр арасында уздырылды. 47 башлангыч профсоюз оешмасыннан 182 кеше ярышты. Иң башта 40 яшькә кадәрле хатын-кызлар тезелеп басты. Старт бирелүгә кузгалдылар. 1 км араны кай арада үттеләр, бер-бер артлы финишка да килеп җиттеләр. Беренче кем килде дисез? Гүзәл Җамалиева! Өч бала әнисе Гүзәл йөгерә дә, чаңгыда да йөри, волейбол да уйный... Йөгерү, чаңгыда йөрү өчен вакыт та кирәк бит әле! Эштән кайткач, үзеңне җиңеп, гаилә мәшәкатьләрен калдырып, стадионга барам дип, чыгып китүләре ансат эш түгелдер. Һәм иреңнең каршы килмәве, ризалыгы да кирәк. Без шул хакта да сөйләштек.

Арчаның 11нче балалар бакчасы тәрбиячесе, башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Гүзәл Җамалиева:  “Мин чаңгы, йөгерүне бик яратам. Башка спорт төрләрен дә яратам, профсоюз буенча бөтен төр ярышларда да катнашам, призлы урыннар алам. Көн саен спорт белән шөгыльләнәм, эшем дә балалар бакчасында физик тәрбия белән бәйле. Кич белән, эшләр беткәч, чаңгыда шуып, йөгереп кайту куңелгә, җанга, тәнгә рәхәтлек бирә. Мин анда армыйм, ял итәм. Ирем Ленар да уңышларыма сөенә, ул минем тормышымның спорт белән бәйле икәнен аңлый. Үзе дә яшьтән чаңгы, йөгерү, волейбол, хоккей белән шөгыльләнгән. Өч улыбыз бар, алар да спортны бик ярата. Олысы Ильяр (8 сыйныфта укый, 14 яшьтә)  бүген спорт туризмында булган уңышлары өчен “Артек” лагеренда ял итә”.

Иске Кырлай мәктәбе укытучысы, башлангыч профсоюз оешмасы рәисе, чаңгы ярышында 2нче урынны алган Гөлшат Әхмәтҗанова: “Чаңгыда буш вакыт булганда йөрергә тырышам. Ярышлар  булыр алдыннан ешрак шуа башлыйм. 1997 елда Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. Чаңгы секциясенә язылдым һәм шөгыльләнә башладым. Тренерым Равил Салихович иде. Яраткан спорт төрем – чаңгы. Мәктәптә укучыларның чаңгыда йөрүләрен күрсәм, үземнең дә шуасым килә башлый. Физкультура укытучысы Айрат Ситдыйков: “Әйдә, чаңгыда шуып керәбез“, – дип, гел чакырып тора. Аның тырышлыгы, яхшы чаңгылары булу аркасында  профсоюз оештырган чаңгы ярышларында ел саен 1нче урынны алабыз. Спорт белән шөгыльләнү өчен теләсәң, вакыт табып була, иренмәскә генә кирәк. Сәламәтлек өчен мөһим ул. Кичләрен җәяү йөреп кайтам, хәрәкәт, саф һавада йөрү кәефне күтәрә. Җәен су коенырга тырышам. Кыскасы, гәүдәне нормада тоту, сәламәт булу өчен күп ашамаска, артык майлы ризыклардан тыелырга, җәяү йөрергә, хәрәкәттә булырга кирәк”.

Түбән Мәтәскә химия-биология укытучысы, башлангыч профсоюз оешмасы җитәкчесе Лилия Мәннанова: “Рәхмәт профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Вагыйзовичка, төрле спорт ярышларын оештырып тора. Ярышлар кирәк. Башка коллективларны күрәбез, үзара аралашабыз, җитезләргә, көчлеләргә сокланабыз, алдагы ярышларга тагын да ныграк әзерләнергә, хәрәкәт кирәк дигән хис-тойгылар белән кайтабыз.  Без ярышка сигез кеше килдек. Коллективта чаңгыда даими шуучы хатын-кызларыбыз да бар. Алар: Лилия Тимербаева, Венера Хәйретдинова, Роза Йосыпова һәм башкалар. Ярышта да катнаштылар. Менә хәзер волейбол ярышына әзерләнәбез. Элек колхоз көннәре бар иде, анда җырладык та, биедек тә. Хәзер менә спорт ярышларыннан калган юк. Исән-сау булыйк!”.

Арчаның 10нчы балалар бакчасы тәрбиячесе, чаңгы ярышында 3нче урынны алган Лилия Шәрәфетдинова: “Минем иң яраткан спорт төре – чаңгы һәм җиңел атлетика. Вакыт булганда чаңгыда чыгарга тырышабыз. Мәктәптә укыганда һәм студент елларында гел тренировкага йөрдем. “Хәрәкәттә – бәрәкәт” балачактан тәрбияләнә”.

8 март, бәйрәм алдыннан бүген хатын-кызларны гына сөйләттек. Шәт, ир-егетләр үпкәләмәс.

Шау-гөр килеп ярышлар үтеп китте. Иске Кырлай мәктәбе командасы 1нче урынны алды. 2нче – Яңа Кенәр мәктәбе, 3нче – Арча Укучылар сарае командасы. Киләсе ярышларга кадәр!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International