Арча педагогия көллиятендә игелек дәресләре узды

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

20 февральдә Арча педагогия көллиятендә республикада 2017 елдан эшләп килүче “Игелекле Казан” волонтерлык оешмасы “Игелек дәресләре” уздырды.

Проектны гамәлгә ашыру чорында “Игелекле Казан” волонтерлары куратор Динара Әхмәдуллина белән берлектә дәресләрне моңарчы Казан шәһәре мәктәпләрендә генә үткәргән булса, быелдан районнар буйлап йөри башладылар. Беренче итеп алар Арча районын сайлый һәм педагогия көллияте студентлары белән очраша.

Бирегә уку йортының иң актив студентлары гына чакырылган иде. Алар волонтерлык, аның төрләре, игелекле эшләрнең гомуми мәйданчыгы, сәламәтлекләре ягыннан үзенчәлекләре булган кешеләр белән дөрес аралашу алымнары белән танышты. 

Куратор Динара Әхмәдуллина әлеге үзенчәлекле кешеләрнең дә һәркайсының нәрсәгә дә булса аеруча сәләте булуын күрсәтте.

Мәсәлән, 22 яшьтә сукыр калучы Михаил Меньшиков “Игелекле Казан” волонтерлык оешмасында кайнар линия хезмәткәре булып эшли. Куратор Динара Әхмәдуллина сүзләренчә, компьютерда текстларны ул күрүче кешедән яхшырак җыя.

Бу оешмага килгәндә кешедән куркучы, беркем белән дә аралашмаучы Виктор Маркин көллияттә укучы иң яхшы шахмат уйнаучылар белән көч сынашты. Егет аларның һәркайсыннан да өстен булып чыкты.

Бу проектның максаты –укучыларда шәфкатьлелек, кызгану, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм күрсәтү теләге тәрбияләүгә өлеш кертү һәм аларны ирекле хәйрия эшчәнлегенә тартуга илһамландыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International