Күз яшьләре юктан гына чыкмый

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды

Гөлсинә Зәкиева

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов аларның өйләрендә булды, күкрәкләренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” медальләре такты, хәлләрен сорашты, теләкләрен әйтте.

Печмәнтауда яшәүче Тәкъмилә апа Мәгъсумова кунакларны торып басып каршы алды. Зурлап килгән өчен рәхмәтен белдерде.

– Сугыш башланганда миңа нибары тугыз яшь иде. Әти 1939 елны уенга китте. Аннан беренчеләрдән булып сугышка керде. Пуля тиеп госпитальдә ятты. Үлеп калган да булыр иде. Арыш арасыннан алып чыкканнар. Госпитальгә илткәннәр. Аңына килгәч табиб: “Биш минут калган иде, йоклаган идең инде”, – дигән.   Әтине өйгә кайтардылар. Әмма озакка түгел. Бу китүдән инде хәбәрсез югалды, – дип сөйләп китте Тәкъмилә апа. – Өч бала идек. Бер мин калдым.

Яңа Кенәрнеке ул. Печмән-тауга клубка эшкә килгән җиреннән төпләнеп тә кала. Дүрт баласы туа. Улларының икесе дә авылда. Радигы Россиянең атказанган механизаторы, икенче улы мактаулы комбайнчы. Үзе дә тик тормаган, бик эшчән булган. Бик күп бәйләгән дә. Бәйләми башлаганга әле ике ел гынадыр, ди. 12 оныгы, 19 оныкчыгы бар. Балалары игелеген күреп, кадерле әни һәм әби булып яши.

Ташкичүдән Гөлсания Сафиуллина дүрт балалы гаиләдә үсә. Әтисе сугышка киткән һәм яраланып кайткан да, бер-ике айдан үлгән.  

– Хәзер үзем генә калдым инде. Кызым, киявем бар, Аллага шөкер, – ди. – Ул елларда бөтен кеше бертөрле яшәде инде. Бөтен авырлык-ларны кичерергә туры килде. Өч сыйныф кына белем алып калдым.

1953 елдан утыз елдан артык Яңа Кенәрдәге яшелчә киптерү заводында эшләгән. Мактау тактасыннан төшмәгән. Көн саен Ташкичүдән җәяү йөргән. Өч сменалы эш. Көндезге смена гына булса бер хәл, төннәрен йөрергә кирәк бит. Өйдә кечкенә кызы бар. “Аны сеңлемә калдыра идем”, – ди.

Сания апа Гайфиева да нәкъ Гөлсания апа кебек авырлыкларны күп кичергән. Хәзер аңа 94 яшь. Ул елларны тыныч кына искә төшерә дә алмый, елый башлый. Кайвакыт йокламыйча, төннәр буе шул чакларны уйлап чыга. Әтисе сугыштан кайткач үлгән. Үзе урман да кискән, колхозда да эшләгән.

– Фермага бармадым, урманда җәфаландым, – дип искә төшерә ул. – Кукмара урманына барып җиттем. Ботак чапмадым мин, агачны төптән чаптым. Каян килгән көч булгандыр, белмим.

Күз яшьләре юктан гына чыкмый шул. Күпне күргән ана. Балалары үлемен дә кичергән. Биш малай, бер кыз үстергән Сания апа. Кызы Чүпрәледә. Үзе төпчек улында яшәгән, ул үлгәч, төп йортка күчкән. Анда ике улы гына. Авырый башлагач, Радик улы үз янына Яңа Кенәргә алган. Хәзер аның һәм килене Зөлфия тәрбиясендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International