Арча мәдәният йортында Ватанны саклаучыларга багышланган мәгариф учреждениеләре каршында эшләп килүче театраль коллективлар бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды
... Ирен махсус хәрби операциягә озаткан хатын көн дә таң атканда чишмә янына төшеп, Аллаһтан елый-елый аның исән-сау туган якларына кайтуын сорый.
Бу авыр вакытларында аңа үзе дә менә инде бер ай улыннан хәбәр булмаганга җанына урын таба алмаучы кайнанасы терәк була. Авылда йөрүче төрле гайбәт сүзләргә игътибар итмичә аларның берсе сабыр гына ирен, икенчесе – улын, ә кечкенә Сылу – әтисен көтә... Әйе, батыр ирләрен, улларын, якыннарын ут эченә озаткан гаиләләргә төшкән авырлыкны сүз белән аңлатып бетерү мөмкин түгел.
Наласа урта мәктәбенең “Наз” театр коллективы “Аларсыз бик кыен бит” драмасыннан өзек башкарганда залда утыручыларның күбесенең күзе яшь пәрдәсе белән
каплангандыр. 2024 елда Бөтенроссия “Илһам” бәйгесендә 1 урын алган әсәр белән коллектив Ватанны саклаучыларга багышланган театр коллективлары арасындагы бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын ачып җибәрде.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел вакыт үтте. Ул елларның тере шаһитлары сафы да инде елдан-ел сирәгәя бара... Тарих битләре ерагая барган саен, аның кыйммәте дә арта. Аларның кайсы белән генә сөйләшсәң дә – сугыш ветераны булсынмы ул, тыл ветеранымы, әллә сугыш чоры баласымы – барысының да теләге бер иде – сугыш афәте башка беркайчан да кабатланмасын, күгебез тыныч булсын. Һәм менә илебез яңа сынау алдында калды – махсус хәрби операция башланды. Илебезнең батыр уллары янәдән Ватан сагына басты...
Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында оештырылган бәйгедә катнашкан Арча районы мәктәпләренең 36 театр коллективы да дулкынландыргыч чыгышлар белән ватанпәрвәрлек хисенең никадәр мөһим булуын һәм җиңүнең нинди авырлыклар, югалтулар бәрабәренә яулануын күрсәтте.
Бәйгедә җиңү яулаган коллективларны район мәдәният йорты сәхнәсендә район башлыгы Илшат Нуриев котлады.
Бүләкләү тантанасы җиңүче коллективлар бшкаруында спек-такльләрдән өзекләр белән аралашып барды. Арчаның алтынчы урта мәктәбе укучылары тылда ирләренә ярдәм иткән хатын-кызларны уйнаса, Арчаның беренче мәктәбе укучылары фронтта үз-үзләрен аямыйча көрәшкән очучы хатын-кызларның батырлыгын тасвирлады. 2024 елда “Сәйәр” республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә Гран-при иясе булган Яңа Кенәр урта мәктәбенең “Сәләт” театр коллективы Мөхәммәт Мәһдиевның “Без 41нче ел балалары” спектакленнән өзек тәкъдим итте.
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев: “Безнең илебездә мондый хәрби операция булыр дип берәү дә көтмәгән иде. Бүген без гуманитар ярдәм җибәрдек. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Балаларыбызны да ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләгән өчен барлык укытучыларга зур рәхмәтләремне җиткерәм. 2025 елны Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Моннан тыш, әле безнең быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы да. Бүгенге көндә районда 2 сугыш ветераны, 128 тыл ветераны яши. Без хәрби операцияне җиңеп чыгып, балаларга киләчәктә мондый афәтләр күрергә язмасын иде. Ә хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә тизрәк исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булсын”.