Татарстан чемпионнары

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Көрәш

Румия Гарифҗанова

Мамадыш районы Түбән Ушма авылында татарча көрәш буенча “Ялкын” журналы призына Татарстан беренчелеге ярышлары булып узды.

2009-2010 елгы малайлар арасында үтте ул. Ярышта Арчадан өч  команда катнашты. Һәм алар уңышлы көрәшеп, җиңүләр белән кайттылар. Арчаның беренче командасы беренче урынны алды. 9нчы сыйныф укучылары Наласадан Әнгам Мөхетдинов  (55 кг., тренеры Рәис Галиев) һәм Үрнәктән Фәнис Фәсхетдинов (75кг., тренеры Илүс Әскәров) үз үлчәү авырлыкларында чемпион булдылар! Җиңүләре белән котлыйбыз! Фәнис икенче тапкыр Татарстан чемпионы. Әнгам бер тапкыр Россия чемпионы, ике тапкыр Татарстан чемпионы булган егет. Тренерлары аларны тырыш егетләр, дип мактый. “Арча” радиосында кунакта да булдылар. “Татарстан беренчелеге ярышына Арчадан лаеклы көрәшче егетләр барды, – дип сөйли Лесхоз мәктәбе тренеры Илүс Әскәров. – Арча педагогика көллиятеннән Данил Галләмов 65кг.да 2нче урынны алды, Арчаның 6 мәктәбеннән Ранил Хәбибуллинда (70 кг) өченче урын. Тренерлары Фәнил Һидияуллин. Кәче мәктәбеннән Азат Азамовта (65кг) өченче урын, тренеры Рәис Галиев”. “Бил алышырга көчле егетләр җыелды, шуңа да ярышлар җиңел булмады. Әмма безнекеләр сынатмады, арчалар үзләрен күрсәтә алды”. Рәхмәт көрәшчеләргә, тренерларга! Исән-сау булсыннар!

Алда – Россия чемпионаты! Уңышлар телибез егетләргә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International