Инсультны ничек булдырмаска, булган очракта – ничек дәваланырга
Инсульт
Арчага Казан табиблары кайтып тора. Лекцияләр сөйлиләр.
Бу юлы инсульт белән авыручыларга ярдәм итүче “Зәңгәр тасма” фонды президенты, Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең (МКДЦ) бүлек мөдире Тимур Демин, “Зәңгәр тасма” фондының башкарма директоры, Казан дәүләт медицина университетының тернәкләндерү кафедрасы доценты Гүзәл Старостина кайтты. Тема: инсульт – ми кан әйләнешенең кискен бозылуы. Докторларны Арча һәм күрше-тирә район табиблары, шәфкать туташлары, фельдшерлар тыңлады. Иң башта Тимур Демин Арча үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисовка үзара аңлашып хезмәттәшлек иткән өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
“Инсульт очраклары күбәя бара, чөнки кеше гомере озыная, ә инсульт күбрәк олы кешеләргә хас, – дип сөйләде табиб-невролог Тимур Викторович. – Инсульт билгеләрен сизеп алуга тиз арада медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк”.
Инсульт ике төрле була. Ишемик инсульт вакытында минең теге яки бу өлешенә кан килми. Ә геморрогик инсультта мигә кан сава. Без бүген ишемия инсульты турында сөйләшәбез.
Доктор инсульт билгеләрен дә атап үтте. Баш миендә кан әйләнеше кискен бозылган очракта бер яктан кул, аяк-лар хәлсезләнә, йөз кыегая, сөйләшү бозыла. “Менә бу өч билге барлыкка килә икән, 90 проценттан артык очракта инсульт расланачак, – диде доктор. – Моннан тыш хәрәкәтләр бозыла, күз күреме начарлана”. Кичекмәстән ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртырга кирәк. Бригада килә, авыруны карый һәм вакытны сузмыйча тиз арада йөрәк-кан юллары үзәгенә алып килергә тиеш. Авыруны беренче алты сәгатьтә үзәккә алып килеп өлгерергә кирәк. Арчада күрше-тирә районнарга да хезмәт күрсәтүче йөрәк-кан юллары үзәге бар. “15 минут соңга калган саен нәтиҗәле дәва да 15-16 процентка кими, – дип басым ясап әйтте невролог Тимур Демин. – Баш мие бөтен организм белән идарә итүче төп дирижер. Баш миендә кан әйләнеше бозыла икән – бу исә бөтен органнарга начар тәэсир итәчәк. Мине кан даими рәвештә кислород, глюкоза һ.б. файдалы матдәләр белән тәэмин итеп тора. Мидә кан әйләнеше бозылса, анда тук-лану да бозыла. Бу исә үзен нык сиздерәчәк”.
Инсульт бик җитди проблема. Ул арта бара. “Әмма без күңел төшенкелегенә бирелергә тиеш түгел, – диде доктор. – Авыруны карап, анализлар алынып, башка компьютер-томография үткәреп, нәтиҗәләр белән танышканнан соң табиб хәл итәргә тиеш: тромболизисны үткәрергәме, юкмы? Ишемик инсультны дәвалауның иң нәтиҗәле ысулы тромболитик терапия (кан юлларындагы тромбларны эретү). Тромболитик терапия үлү һәм инвалидлык очракларын киметә. Тромболитик терапия үткәргән авыру белән сөйләшүе дә җиңел һәм күңелле”.
Инсульт кичергән кешедә кабаттан инсульт булу ихтималы турында да сөйләде Тимур Демин. “Бу бик җитди проблема, – диде ул. – Кабаттан инсульт, кызганычка каршы, Россиядә кимеми. Россиядә елга ярты миллион инсульт очрагы була, шуның 25-30 проценты кабаттан инсульт кичерә. Авыру табиб билгеләгән даруларны төгәл кулланырга, аларның нәрсә өчен эчәргә кирәклеген белергә тиеш. Безнең пациентның сәламәтләнергә тулы ышанычы бар. Без авыруны өметсезлеккә бирелүдән сакларга тиеш. Заманча медицина бу юнәлештә уңай нәтиҗәләргә ирешә бара. Элек инсульт кичергән кеше өйдә яткан, я хәле яхшырып киткән, я китеп барган... Ә хәзер инсультны дәвалап була”.
Казан дәүләт медицина университетының тернәкләндерү кафедрасы доценты Гүзәл Старостина: “Авыру хастаханәдән өенә кайта. Аңа нәрсә тәкьдим итәбез – дәвалау физкультурасы. Хәрәкәт ул тормыш, дип тикмәгә генә әйтмиләр”, – дип сөйләде. Лекция укыганнан соң Гүзәл Хәмитовна “Арча“ радиосында чыгыш ясады.
“Инсульт булмасын өчен алда санап киткән сәбәпләрне игътибарга алырга кирәк, – диде доктор Гүзәл Старостина. – Иң элек кан басымын игътибарда тотарга, табиб билгеләгән даруларны төгәл кулланырга һәм тормыш рәвешен үзгәртергә киңәш итәбез. Алкоголь, тәмәкедән баш тарту, көн дәвамында хәрәкәт әһәмиятле. Үзебезнең сәламәтлек өчен кемдер түгел, ә үзебез җаваплы. Бары тик инсультка китерүче факторларны игътибарга алырга һәм тиешле таләпләрне үтәргә кирәк. Без моны аңласак, инсультны булдырмый калабыз”.