Юксынырбыз инде сине...

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Айван авылыннан мәдәният ветераны Гөлзилә Миңнуллина белән хушлаштык

Югалту

Румия Саттарова

Бүлмәгә район мәдәният идарәсенең профсоюз оешмасы җитәкчесе, җырчы Расих Галимҗанов килеп керде. Кайгы уртаклашу турында белдерү бирергә кергән.

“Ишетүгә Айванга озатырга мендем... О-о, Гөлзилә апа искиткеч кеше иде! – дип сөйләп китте ул. – Ул гәүдә, ул йөз, янып торган күзләр – матур кеше иде. Картаймады. Танк шикелле тормышны сөреп барды. Безне дә тынычлыкта калдырмады. Айван сабантуена, авыл көненә, башка чараларга дәшәр иде. Ул чакыргач бармый кала алмыйбыз. Чөнки беләбез, оештыру эше җиңел түгел. Бигрәк тә мәдәни чараларны. Бер авыл көнендә хәтта туйда тәнәфес вакытында Айванга менеп, бер-ике җыр җырлап төштем. Гөлзилә апаның сүзен тыңламый булмый. Гомере мәдәнияттә үтте. Ә мәдәният йорты җитәкчесе булу ул читтән караганда гына ал да гөл кебек, ә эченә керсәң – авыр... Әйбәт кеше иде”.

Хушлашу мәрәсимендә район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина да катнашты. “Гөлзилә Айван һәм Төбәк-Чокырча авылларының ветераннар советы рәисе булды, – дип сөйләде ул. – Ветераннар турында кайгыртучы актив кеше иде”.

Әти-әнисе – Гафур абый белән Гөлсем апа. Гөлчирә, Нәкыйп, Фәридә, Гөлзилә – алар дүрт бала. Хәзер Фәридә апа гына исән инде. Исән-сау булсын. “Моннан биш ел элек ире Рәфкать үлде. Шунда Гөлзилә апа тормышлар бик рәхәт, тагын биш ел яшәсәм иде әле, диде. Биш елдан соң нәкъ ире Рәфкать үлгән көнне 7мартта өзелде, 8 мартта озаттык. Ул көнне дә нәкъ шундый җилле, юеш, салкынча көн иде. Могҗиза бу! Ул кешегә игелектән башка берни кылмады. Шуңа да Рамазан аенда җомга көнне китеп барды. Фирдәвес җәннәтләренә ирешсен...”, – дип сөйли күршесе, ире ягыннан туганы, соңгы сулышына кадәр Гөлзилә апа янында булган Тәнзилә Миңнуллина.

 Гөлзилә апа 1951 елгы. Гыйнварда 74 яшь тулган. Энергияле кеше иде. Квадроциклда да җилдерә иде әле. Авыртып, тиз арада  китеп тә барды... Гомере буе клуб мөдире, аннан мәдәният йорты директоры булып эшләде. Сабантуйлары аннан башка үтмәде. Авыл көне, өлкәннәр һ.б. бәйрәмнәр дә күңелле үтте. Кызы Айзилә белән Казаннан артистлар чакыртып, уңганнарга бүләкләр биреп үтте ул авыл көннәре. Ничек үткәрми каласың, аңа йөрәк түзми, дияр иде. Әле менә узган ел гына октябрьдә Өлкәннәр көнендә чәй өстәле янында ветераннарга, алар турында сөйли-сөйли, бүләкләр тапшырды. Килә алмаганнарның өенә дә барып килде,  квадроциклы белән. 

Ире Рәфкать белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызы Айзилә Казанда, эшмәкәр, улы Рафикъ күп итеп терлекләр асрап, авылда яши. Гөлзилә апа ялгыз булмады, улы гаиләсе белән яшәде.

Хушлашу мәрәсиме турында электрон челтәр-ләргә язып элгәч, авылдашлар, якыннары дәшми кала алмады. Күршесе Илүсә Әхмәтова: “Ул безнең күңелләрдә кешелекле, ярдәмчел, авыр вакытта иң беренче булып ярдәмгә килүче, ачык чырайлы кеше булып калыр. Нинди күрше җанлы иде ул! Урамыбызның йөрәге иде. Һәрберебезнең яшьлеге шушы Гөлзилә апа белән бәйле бит. КВН, концертлар куя идек. Нинди күңелле вакытлар булган!”.

Гөлзиләнең апасы Гөлчирәнең кызы Гөлүсә Тимошина: “Узган ел җәен кызы Айзилә клип төшергәндә су буйларына төштек. Су буен танырлык түгел, ул утырткан чыршылар инде биек булып үскән. Чишмәне дә өмә ясап күрше тирәләре  белән карап тордылар. Елгага элек чүп ташлыйлар иде – аны чистарттылар. Клуб бакчасындагы агачлар да анын төсе булып торырлар”. 

Үзешчән җырчы, нәфис сүз остасы, укытучы Рәдиф Исмәгыйлев: “Кадерле кешем, остазым, дустым, киңәшчем – Гөлзилә апа арабыздан китте. Бу зур югалту. Гөлзилә апа авылыбызның бүгенгесе, киләчәге өчен тырышып йөргән тынгысыз җан булды. Ул бернигә дә битараф кала алмады, үзенең туры сүзен ярып әйтә белде, кыю, олы йөрәкле кеше иде. Онытмабыз сине, Гөлзилә апа. Урының җәннәттә булсын”.

Юксынырбыз инде... Сабантуйлары җитсә бигрәк тә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International