“ТАТМЕДИА” АҖ газета-журналларга язылу кампаниясе төгәлләнгәннән соң, абунәчеләр арасында лотерея уйнату традициясен дәвам итеп, 2025 елның беренче ярты еллыгына язылучылар арасында җиңүчеләрне ачыклады.
“Язылган өчен 100 мең сум, телевизор һәм башка бүләкләр!” акциясе шартлары буенча, район газетасына һәм “ТАТМЕДИА”ның тагын кайсы да булса журнал яки газеталарына язылган квитанцияләрне нигезләмәдә күрсәтелгән адреска җибәрергә кирәк иде.
“Татар-информ” хәбәр иткәнчә, акциядә 686 абунәче катнашкан, алар арасында Татарстаннан тыш, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Чувашия, Мари Иле һәм Башкортстан республикаларында яшәүчеләр бар.
Бүләк отучылар арасында Арча районыннан да ике газета укучыбыз бар. Алар – Югары Пошалымнан Резилә Шәкүрова һәм Наласадан Илнур Сираҗиев. Туг-ры укучыларыбызны ихластан котлыйбыз.