Апрель - чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион вакыты, ә өмәләр - буыннарны берләштерүче яхшы традиция. Без барыбыз да шәһәрләребезне чиста һәм матур итеп күрергә телибез, ә бу күбесенчә үзебездән тора. Ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр район территориясен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык уза. Икеайлыкның төп максаты -торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту, кышкы чорда җыелган өемнәрне, чүп-чарны бетерү, кар капламы төшкәннән соң, территорияләрне тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик халәткә китерү. Шулай ук агач утырту, яр буйларын чистарту эшләре башкарылачак.
Мондый чараларны үткәрүдә мөһим тәрбияви ягы да ачык, шуңа күрә өмәләрдә катнашырга мәктәп укучыларын һәм студентларны һичшиксез чакырырга кирәк! Гомумән, өмә үз шәһәренә, урамына, ишегалдына битараф булмаган барлык кешеләрне берләштерә!
Икеайлык кысаларында «ЭкоЯз 2025» республика конкурсында катнашырга мөмкин. Конкурста түбәндәге номинацияләр буенча эшләр һәм проектлар катнаша:
- «Экоярдәмче»
- «Экоберләшмә»
- «Экогаилә»
- «Экокоманда»
- «Экопартнерлар»
- «Иң яхшы муниципаль берәмлек»