“Ватан“да бар да әзер

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

14 мартта “Ватан” хуҗалыгында 2025 елның язгы кыр эшләренә әзерләнүгә багышланган семинар-киңәшмә булды

Ильяс Фәттахов

Анда район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров катнашты.

Семинарның беренче өлешендә игенчелектә 2024 ел йомгаклары, әлеге тармакка куела торган таләпләр турында сөйләштеләр. Авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре чыгыш ясады.

Соңыннан Хәсәншәех авылында амбарда, Апаз машина-трактор паркында булдылар.

“Ватан“ ширкәтендә язгы кыр эшләрендә катнашачак техникага техник карау да үткәрелде. “Гостехнадзор“ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хуҗалыкта әзерлекнең яхшы булуын билгеләп үтте.

Безнең ата-бабаларыбыз 18 мартта хут суыклары чыга, дип йөрерләр иде. Быелгы кыш, яз табигатьнең соңгы елларда мондый кысаларга сыймый башлавын тагын бер тапкыр раслады. Инде басулар кардан арчылып, язгы кыр эшләрен башлап җибәрүчеләр дә бар. “Яңарыш“ ширкәтендә уҗым тукландырырга керештеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International