Арчада һәм Үрнәк авылында өйрәнүләр үтте

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

2025 елда ТРның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең идарә органнары һәм функциональ һәм территориаль ярдәмче системасы көчләре белән язгы ташуларны авариясез үткәрүне тәэмин итү, шулай ук торак пунктларны, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын табигый янгыннардан саклау мәсьәләләрен карау буенча Арча районында 18 һәм 19 март көннәрендә команда-штаб өйрәнүләре үткәрелде. 

Арчаның гадәттән тыш хәлләр хезмәте бүлегендә язгы ташу суларын авариясез үткәрүне тәэмин итү чараларын оештыру мәсьәләләре каралды.   

Өйрәнүләрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, Арча янгын-коткару гарнизоны, гадәттән тыш хәлләр хезмәте җитәкчесе Искәндәр Юзаев һәм районда гадәттән тыш хәлләр буенча хезмәт башкаручылар катнашты.

Үрнәк авылында торак пунктларны, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын табигый янгыннардан саклау мәсьәләләре буенча өйрәнүләр узды.

Биредә “Арча урманчылыгы” янгыннан ирекле саклау һәм авыл җирлегенең янгыннан саклау бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Искәндәр Юзаев машиналарның төзеклеген һәм эш системасының тәртибен карады. Гадәттән тыш хәлләр буенча идарә органнарының янгын куркынычы булган сезонда гадәттән тыш хәлгә әзерлекләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International