“Татарстан–Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Җиңү җырлары” студентлар хорлары фестиваленә старт бирелде.
Җыр фестиваленең зона этаплары Арчадан башланды. Шулай ук алар Әлмәт, Алабуга, Норлат һәм Кама Тамагында да узачак.
12 март көнне Арча педагогия көллиятендә дүрт уку йорты студентларының ансамбль һәм хорлары чыгыш ясады. Әлеге коллективлар – беренче турга җибәрелгән видеоязмалар арасыннан сайлап алынган иң яхшы башкаручылар: Арча педагогия көллияте җыелма хоры һәм “Арча егетләре” халык вокаль ансамбле, Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең вокаль ансамбле, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы вокаль ансамбле, Лаеш техник-икътисадый техникумының җыелма хоры.
Катнашучыларның чыгышларына “Татарстан–Яңа гасыр” хәрәкәте Югары Советы Башкарма комитеты рәисе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Җиңү җырлары” фестивале проектының җитәкчесе Алсу Тарханова, ТРның атказанган сәнгать эшлек-лесе, профессор Әлфия Җаббарова, ТРның композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камалов, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең яшьләр сәясәте һәм тәрбия эше буенча белгече Лилит Елчян, ТР студентлар хоры җитәкчесе Эльвира Галиуллина, Идел буе дәүләт су транспорты университетының Казан филиалы директоры Ильяс Сәлахов бәя бирделәр.
– Биредә яшьләрне дә, ветераннарны да сәламли алуыма чиксез шатмын. Бүген фестиваль кысаларында зона турларының беренче көне. Мондый чара уздыруда безнең инде тәҗрибәбез бар. Тик аның быелгысы Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана. Безгә әби-бабаларыбызның батырлыкларын истә тотарга, киләчәк буынга җиткерергә кирәк. Совет халкының бу җиңүгә керткән өлешенең зурлыгын онытмаска тиешбез. Сез, яшьләрнең, бу фестивальдә катнашуы, тагын бер кат сезнең чын патриотлар икәнлегегезне күрсәтә. Сез дөрес юлда, – дип сәламләде Алсу Тарханова.
Район Иҗтимагый советы рәисе Надия Мифтахетдинова әлеге фестивальнең яшь талантларны үстерүдә зур эш булып торуын, тәрбияви әһәмияте зур икәнлеген ассызыклап үтте.
Беренче зона этабы нәтиҗәләре буенча, Арча педагогия көллияте җыелма хоры (җитәкчесе – Эльвира Гарифуллина), көллиятнең “Арча егетләре” халык вокаль ансамбле (Диләрә Хәйдәрҗанова), Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең “Үрнәк егетләре” вокаль ансамбле (Гүзәл Минхәерова), Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының “Яшьлек” вокаль ансамбле (Габделәхәт Шакиров) җиңүче исеменә лаек дип игълан ителде һәм йомгаклау этабында катнашу хокукына ия булдылар.
“Җиңү җырлары” студентлар хорлары фестивале Бөек Ватан сугышы елларында Россия халкының данлы тарихи үткәненә хөрмәт формалаштыруга, Татарстан Республикасы студентлары арасында хор мәдәниятен пропагандалауга, яшь талантларны ачыклауга юнәлдерелә. Барлык зона турлары үткәннән соң, йомгаклау туры һәм гала-концерт 26 апрельдә Казанның “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә узачак дип планлаштырыла.