Түбән Мәтәскәнең яңа ачылган спорт залында “Казанка“ хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров призына балалар һәм яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе узды
Спорт
Исрафил Насыйбуллин
Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.
– Көрәш буенча соңгы елларда безнең район алдынгы урыннарда. Бу, иң беренче чиратта, сезнең, тренерларыгыз һәм әти-әниләрегезнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Киләчәктә дә сезгә уңышлар телим, – диде ул.
ТР көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров күркәм спорт залын булдыруда башлап йөргән һәм шушы бәйгене оештырган “Казанка“ хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабировка федерациянең Рәхмәт хатын тапшырды.
– Арчада көрәшнең шулай популяр булуында тренерлар белән әти-әниләрнең генә түгел, ә хуҗалык һәм оешма җитәкчеләренең, эшмәкәрләрнең дә роле зур. Алар да шулай ел дәвамында ярышлар уздырып яшь көрәшчеләргә даими шөгыльләнеп торырга һәм осталыкларын чарларга этәргеч бирә, – диде Марсель Таһиров.
Айдар Сабиров та спортчыларга, аларның әти-әниләренә һәм тренерларга рәхмәт белдерде. Барыбызны да шаккатырып ул тагын бер яңалык та җиткерде әле. Монда киләчәктә яшьләр милли көрәш белән генә түгел, хәтта бокс һәм дзюдо белән дә шөгыльләнәчәк. Иң кызыгы шунда – бокс тренерына өстәмә хезмәт хакын хуҗалык үзе түләячәк. Мондый җитәкчеләр булганда районыбызда спорт тагын да киңрәк колач җәячәгенә шик юк!
Әлеге бәйгегә килгәндә, анда балар бакчаларына йөрүче сабыйлардан башлап инде шактый зур җиңүләр яулаган яшүсмер егетләргә кадәр барысы 122 көрәшче бил алышты.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Балалар бакчалары +1 класс:
Әмир Җәләлиев (Лесхоз)
Рамазан Хәлиуллин (Түбән Мәтәскә)
Әсхәт Хәйретдинов (Түбән Мәтәскә)
2011 елгы һәм яшьрәкләр:
30 кг:
Раяз Шакиров (Наласа)
Фидан Шиһапов (АГ №5)
Ильяс Гыйниятов (Иске Чүриле)
Сәгыйрь Фәсхиев (Курса-Почмак)
36 кг:
Сәмир Ахунов (Арчаның 6нчы мәктәбе)
Әмир Әһлиуллин (Наласа)
Илназ Галәветдинов (Лесхоз)
Нәфис Хәйриев (Казанбаш)
40 кг:
Раяз Миннуллин (Яңа Кырлай)
Вилдан Гарипов (Лесхоз)
Мөхәммәт Мифтахов (Түбән Мәтәскә)
Нияз Сәгъдиев (Түбән Мәтәскә)
50 кг:
Аяз Фәйзрахманов (Ашытбаш)
Нияз Хәкимуллин (6нчы мәктәп)
Азиз Мирзакасыймов (Курса-Почмак)
Альмир Вафин (Түбән Мәтәскә)
55 кг:
Илгиз Фатыйхов (Шушмабаш)
Эмиль Нурьязанов (АГ №5)
Адель Галиев (Иске Чүриле)
Камил Әхмәтҗанов (2нче мәктәп)
70 кг:
Жасурбек Мирзакасимов (Курса-Почмак)
Газинур Шиһапов (Лесхоз)
Эмиль Зәйнуллин (Ашытбаш)
Кәрим Лотфуллин (6нчы мәктәп)
2009-2010 елгылар:
65 кг:
Данил Галләмов (АПК)
Вәкил Әхмәтов (Лесхоз)
Ильяс Искәндәров (6нчы мәктәп)
Азат Азамов (Кәче)
75 кг:
Ранил Хәбибуллин (6нчы мәктәп)
Нияз Галиәкбәров (Кәче)
Радмир Абдуллин (Лесхоз)
Ислам Сөләйманов (6нчы мәктәп)
80 кг:
Фәнис Фәсхетдинов (Лесхоз)
Айзат Гобәйдуллин (Лесхоз)
90 кг:
Илсаф Йосыпов (Лесхоз)
Аяз Гыйбадуллин (Түбән Мәтәскә)
Динар Нуриев (Лесхоз)
Алан Зиятдинов (Иске Чүриле)
2008-2010 елгылар:
46 кг:
Эдуард Минһаҗев (Лесхоз)
Әмирхан Фәйзрахманов (АГ №5)
Кәрим Фәйзрахманов (АГ №5)
Руслан Әхмәтҗанов (АГ №5)
2007-2008 елгылар:
85 кг:
Ислам Искәндәров (6нчы мәктәп)
Альмир Мөхәммәтҗанов (АПК)
Роман Романов (АПК)
Ислам Ситдыйков (АПК)
Командалар арасында:
1 урын – Лесхоз мәктәбе (тренеры И.Әскәров)
2 урын – Түбән Мәтәскә мәктәбе (И.Әскәров)
3 урын – Арчаның 6нчы мәктәбе (Ф.Һидиятуллин).