Лесхоз мәктәбендә, ай-яй, матур очрашу булды! Ветеран укытучылар Равия Емельянова белән Алия Степановага 85 яшь тулу уңаеннан үзләрен мәктәпкә кунакка чакырдылар
Румия Надршина
Арчадан без район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина һәм Россия пенсионерлар берлегенең райондагы бүлеге рәисе Руфия Баһаветдинова белән бардык. Мәктәп укучылары кунакларны матур итеп каршы алдылар.
Очрашуны Лесхоз мәктәбе директоры Васыйл Шакиров ачып җибәрде. Матур котлаулар дәвам итте. Лесхоз җирлеге ветераннар советы рәисе Равил Фатыйхов юбилярлар җилкәсенә ак ефәк шәл салды. Ак шәл бөркәнгән апалар чәчәкләр арасында тагын да нурланып, балкып киттеләр...
Очрашу концерт номерлары белән аралаштырып барылды. Һәр чыгышны яратып карадык.