Балаларыма рәхмәтле

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

– Әти сугышка киткәндә әни өч кечкенә бала белән калган, – дип сөйләде Үрнәктә туып-үскән Алия Степанова. – И-и, авыр вакытлар... Агач кискәндә әнигә пычкы башын тотарга кеше юк. Без өшегән бәрәңге, кычыткан, башка төрле үләннәр ашап үстек. Педучилищены тәмамлаганнан соң, Арча районының урыс авылы Яңа Ключище җидееллык мәктәбенә укытырга җибәрделәр. Рус теле һәм әдәбиятыннан укыттым. Беренче дәрескә кергәннәрем хәтердә. Ничектер балалар гәүдәле, эре кебек. Ә мин гәүдәгә җиңел генә, җыйнак кына бер кыз. Шунда уңайсызланганнарым. Менә шулай башланды мәктәптә укытулар. Мин анда 19 ел укыттым. Аннан соң Лесхоз мәктәбендә 17 ел эшләдем. Шулай итеп, хезмәт стажым 36 елга җыелды. Без яңадан Лесхозда бергә үскән дус кызым Равия белән очраштык. Минем тормышымда иң мөһим кеше ул. Мин бүген әһәмиятле вакыйга – сугышта һәлак булган  әтием Шәриф Хафизовның җирләнгән урыны – туганнар каберлегенә барганны да әйтмичә кала алмыйм. Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан 2015 елда Воронеж өлкәсенең Россошанский районы Новая Колитва авылындагы туганнар каберлегенә бардык. Улым Равил белән киленем Гүзәл алып барды. Әти күмелгән туганнар каберлегендә булу күңелдә искиткеч хис-тойгылар уятты, аны сөйләп-аңлатып бетереп булмый. Мин балаларыма бик рәхмәтле. Алар мине кадер-хөрмәттә яшәтә”.

Алия Шәриповна 1940 елның 12 мартында гаиләдә өченче бала булып туа. Әтисе Шәриф Хафизов урман хуҗалыгы инженеры була. Әнисе Зәкия Лесхоз мәктәбен җыештыра. Апасы Гөлзар (1936 елгы) һәм абыйсы Ронза (1939 елгы) инде мәрхүмнәр. 1941 елда әтиләрен сугышка алалар. 1942 елда һәлак булды дигән хат килеп төшә. Башлана әтисез, ярым ятим авыр тормыш.  Педучилищены тәмамлап, Яңа Ключище авылында укытканда күршедәге Пүчинкә-Поник авылы егете Рәвис Степанов белән таныша. Рәвис авылның атаклы гармунчысы. Өйләнешәләр. Өч балалары туа: Равил, Лилия һәм Һиндия. 1978 елда Лесхозга күчеп киләләр. Рәвис урман хуҗалыгында хуҗалык эшләре буенча мөдир, тәэмин итүче булып эшли. Ә Алия Шәриповна мәктәптә рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. Балаларның олысы – 1961 елгы Равил эшмәкәр, Казанда яши. Лилия Казанда кибетче булып эшләп, лаеклы ялда. Һиндия Лесхоз балалар бакчасы мөдире. “Абый Равил электән әти белән әнине карап торды, – дип сөйли кызы Һиндия ханым. – Өйгә ремонт ясап, кирәкле әйберләр белән тәэмин итеп, әниләрне концерт, театрларга, санаторий, хастаханәләргә йөртеп, ихтирам итеп, кадер-хөрмәттә яшәтте һәм яшәтә. Безне дә. Әти 2019 елда мәрхүм булды. Апай Лилия дә Казаннан әни янына еш кайта, күбрәк әни белән дисәң дә була. Әни 40 ел кайнана (Гайшә) белән килешеп яшәгән кеше. Матур яшәделәр”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International