Васильевода таэквон-до буенча ярышлар булды. Казан, Алабуга, Осиново, Биектау, Яшел Үзән, Зәй, Васильево, Йошкар-Ола һәм Арчадан – барысы 210 спортчы катнашты.
Арчадан ярышка 19 спортчы барды һәм, лаеклы чыгыш ясап, 16 медаль (6 алтын, 5 көмеш, 5 бронза) алып кайттылар. Тренерлар Газинур һәм Руслан Борһановлар.
Беренче урынны менә кемнәр алды: Эмиль Сәмиев – катлаулы көрәштә дүрт көндәшен җиңде, финалда Алабугадан килгән көчле көндәшен җиңүгә иреште, Адел Мөхәмәтгарипов, Эмиль Абдуллин, Раяз Гайфуллин, Раилә Хәйруллина, Зәлия Дәүләтшина.
Көмеш медаль ияләре: Данил Гайфуллин, Рәсүл Герасимов, Даниил Ондрин, Айзат Җәләлиев, Самат Әхмәдуллин. 29 кг авырлыктагы Самат Әхмәдуллин ярымфиналда 33 кг авырлыктагы һәм бер башка озын көндәшен җиңә алды. Финалда Раилә Хәйруллинага да көчле көрәш насыйп булды.
Бронза медаль алдылар: Ралина Әхмәдуллина, Зифа Игнатова, Зәринә Шаһиәхмәтова, Алена Иванова һәм Әмир Вәлиев. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!