Мәдәни учак

2025 елның 11 апреле, җомга

Иске Кырлай авылында  ныклап төзекләндерелгәннән соң, мәдәният йорты яңадан ишекләрен ачты 

Илкүләм проект

Гөлнур Миннебаева

27 мартта “Мәдәният учреждениеләрен капиталь төзекләндерү” программасы буенча ремонтланган Иске Кырлай мәдәният йортын ачу тантанасы булды.

– Мәдәният йортыбыз ачылды. Матур итеп эшли бирсен. Мондый зур эш өчен республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәтемне җиткерәм. Авыл халкына, төзекләндерүдә катнашкан эшче егетләргә дә зур рәхмәт. Мәдәни учагыбыз эшләп торсын, халыкка хезмәт итсен, – диде авыл җирлеге башлыгы Фәнил Лотфуллин. 

Республикабызда эшләп килүче 40тан артык программаның һәрберсе Арча районында да тормышка ашырыла. Әлеге бина да шундый программаларның берсе нигезендә ныклап төзекләндерелде. Анда китапханә һәм фельдшерлык пункты да эшли.

“Бүгенге көндә китап-ханә фондында 5949 китап бар, 1 елга 500дән артык укучыларыбыз китап укый. Яңа җиһазлар, проектор кайтты. Эшләргә бөтен мөмкинлекләр дә бар”, – диде Иске Кырлай китапханәсе мөдире Венера Хәмзина.

Мәдәният йортын ачу тантанасына килүчеләр бинадагы бүлмәләр белән танышты һәм тамаша залында авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концертны карадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International