Алар Сабадан җиңеп кайтты

2025 елның 11 апреле, җомга

Россия пенсионерлар берлегенең райондагы бүлеге рәисе Руфия Баһаветдинова күңелле хәбәр җиткерде.

Саба районында шахмат буенча “Буыннар элемтәсе” турниры булды, – дип сөйләде ул. – Россия пенсионерлар берлеге программасы буенча өченче ел үткәрелә инде ул. Ярышта күрше-тирә район шахматчы гаиләләре катнаша. Безнең районнан ярышка Фәттаховлар гаиләсе барды. Бабайлары Габделнәфыйк  Фәттахов, аның улы Назыйр Фәттахов һәм Назыйрның кызы Наилә Фәттахова.

Шахматны бик яратып һәм оста уйныйлар. Ел да шахмат ярышында призлы урын алмый калмыйлар. Быелгы ярышта да җиңделәр”.

Фәттаховлар гаиләсе Наласа авылында яши. Бер нигездә. Район шахмат ярышларында да катнашып торалар. 2нче сыйныфта укучы 10 яшьлек Наилә дә шахматны яратып уйный. “Мин 5 яшьтән шахмат уйныйм, – дип сөйли Назыйр. – Әти, абыйлар белән шахмат уйнап үстек. Безнең өч бала, алар да шахмат уйный”.

Без шахматчы Фәттаховлар гаиләсенә исәнлек-саулык, уңышлар телибез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International