Казанның “Тулпар” спорткомплексында махсус һөнәри уку йортлары арасында тег-регби буенча ярышлар узды.
Анда Арча педагогика көллиятендә укучы егет-кызлар да катнашты. Көллият тарихында беренче тапкыр кызлар командасы әлеге төр ярышта 1нче урынны яулады. Тренерлары – Зиннур Сәгыйтов.
Татарстан Республикасының иң яхшы уенчысы исеменә дә көллияттә укучы Тәнзилә Ялалетдинова лаек дип танылды.