Волейбол ярышлары

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

“Арча“  спорткомплексында волейбол буенча ярышлар узды.

Турнирда 8 малайлар (2011 елгы һәм яшьрәк) һәм 4 кызлар командалары катнашты. Бәйгедә катнашырга Буа, Әтнә, Кукмара, Теләче районнарыннан да килгәннәр иде.

Яшь спортчыларга матур теләкләр белән турнирны районның волейбол федерациясе җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев ачып җибәрде.

Уен нәтиҗәләре:

Кызлар арасында

1 урын – Буа командасы

2 урын – Теләче командасы

3 урын – Арча командасы

4 урын – Яңа Кенәр командасы

Малайлар арасында

1 урын – Буа1 командасы

2 урын – Буа 2 командасы

3 урын – Кукмара командасы

4 урын – Әтнә командасы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International