Безнекеләр – Россия чемпионнары!

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

4-5 апрель көннәрендә Казан шәһәренең “Олимпиец” спорткомплексында 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге узды.

Арчадан 5 көрәшче Татарстан Республикасы җыелма командасы составында катнашты.

Аяз Фәйзрахманов (13-14 яшьлекләр, 40 кг, Ашытбаш мәктәбе, тренеры Марат Сәләхов) – 1 урын;

Газинур Шиһапов (13-14 яшьлекләр, 70 кг, Лесхоз мәктәбе, тренеры Илүс Әскәров) – 1 урын;

Булат Шакиров (17-18 яшьлекләр, 110 кг, АПК, тренеры Фәнил Һидиятуллин) – 1 урын;

Әнгам Мөхетдинов (15-16 яшьлекләр, 55 кг, Наласа мәктәбе, тренеры Рәис Галиев) – 3 урын;

Фәнис Фәсхетдинов (15-16 яшьлекләр, 75 кг, Лесхоз мәктәбе, тренеры Илүс Әскәров) – 3 урын.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International