4 мартта “Арча” спорткомплексында “Аҗаган 2.0” хәрби-патриотик чарасы узды.
Традицион “Аҗаган” уеннарыннан аермалы буларак, быелгы ярышлар заманча технологияләрне кулланып, яңача форматта “Алдынгылар хәрәкәте” тарафыннан оештырыла һәм “Аҗаган 2.0” дип атала.
Бер ай дәвамында районыбыз мәктәпләрендә сайлап алу этабы узды һәм муниципаль этапка иң көчле командалар җыелды.
Катнашучыларны Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов сәламләде һәм уңышлар теләде.
Быелгы ярышлар өч төркемдә барды: башлангыч, урта һәм югары сыйныфлар. Яшь үзенчәлекләренә карап, катнашучылар төрле сынаулар аша үтте. Уртанчылар һәм зурлар төркеме ату, тезелү әзерлекләре, граната ыргыту, автомат җыю, физик күнегүләр ясау, вакытка махсус киемне киеп-салу этаплары узса, кечкенәләр Ватан тарихы, спорт уеннары һәм тезелү әзерлеге нигезләрен белү буенча көч сынашты.
Гомуми нәтиҗәләр буенча, җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
Кечкенәләр төркеме:
1 урын - Арчаның 7нче мәктәбе
2 урын - Арчаның 5нче гимназиясе
3 урын - Арчаның 3нче мәктәбе
Уртанчылар төркеме:
1 урын - Арчаның 1нче мәктәбе
2 урын - Арчаның 2нче һәм Иске Чүриле мәктәпләре
3 урын - Арчаның 6нчы мәктәбе
Өлкән сыйныфлар төркеме:
1 урын - Шушмабаш урта мәктәбе
2 урын - Арчаның 1нче мәктәбе
3 урын - Арчаның 6нчы һәм Иске Чүриле мәктәпләре.
Беренче урынны алган өч команда районыбыз данын зона этабында яклаячак.