Галәм киңлеген өйрәнүчеләр

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Космонавтика буенча танылган белгеч, профессор Рафаил Мортазин Арчага кайтты

Космонавтика көне

Гөлнур Миннебаева

Районыбызда “Җиһангирлар” төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов,  “Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге” генераль директоры Лариса Бикмуллина,  “Звездные мечтатели” фильмының режиссеры Салават Юзеев һәм фильмның сценарий авторы Марина Галицкая белән берлектә С. П. Королев исемендәге “Энергия” ракета-космик корпорациясе ачык акционерлык җәмгыятенең баллистика бүлеге башлыгы Рафаил Мортазин белән очрашулар булды.

Кунаклар иң элек Яңа Кенәргә юл тотты. Татарстанда космос-ка багышланган бердәнбер ял урыны булып торучы “Җиһангирлар паркы” белән танышып, үзләренең уңай фикерләрен җиткерде алар.

Алга таба районыбызның үзәк китапханәсендә Арча педагогика көллияте студентлары һәм китапханә хезмәткәрләре белән очрашу узды. Очрашуның төп геройлары Рафаил Мортазин һәм Хәлил Гайнетдинов иде. Алар үзләре белән таныштырып, космонавтика өлкәсендәге эшчәнлекләренең башлангычы турында сөйләделәр.

– Мин тумышым белән Казахстанның Караганда шәһәреннән. Кечкенәдән космонавт булырга теләдем, шул хыялым белән яшәдем һәм Мәскәү дәүләт техник университетына укырга кердем. Кандидат, докторлык диссертацияләрен якладым. Хәзер үзем дә МДТУның профессоры. Студентлар белән эшлим, иң яхшыларыннан галимнәр әзерлим, – диде Рафаил Мортазин.

Ул космонавтикада баллистиканың әһәмиятен җентекләп аңлатты, физиканың нәкъ менә шушы бүлеге космик очышларның төгәллеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүе, ракета һәм иярченнәр хәрәкәтен аларның очышының һәр этабында контрольдә тотарга мөмкинлек бирүе турында сөйләде.

– Бүгенге көндә космонавтика белән кызыксыну артты. Әлеге өлкәдә эшләргә теләүче яшьләрнең артуы куандыра. Сезне дә күбрәк китап укырга, фән белән кызыксынырга чакырам, – дип, студентларга мөрәҗәгать итте профессор.

Рафаил Фәрвазович сорауларга да бик теләп җавап бирде, киңәш-теләкләрен җиткерде. Үз хезмәт юлыннан инженер-баллистика эшендә исәпләүләрнең төгәллеген һәм иҗади якын килүнең мөһимлеген чагылдырган кызыклы очракларны искә төшерде.

 – Кечкенәдән галәмгә очасым килсә дә, бу хыялымны тормышка ашыра алмадым. Гариза биреп карадым, ләкин сайлап алудан узмадым. Димәк мин җирдә кирәк, мин хезмәтләремне, белемемне монда кулланырга тиеш дигән нәтиҗә ясадым, – дип төгәлләде ул чыгышын.

 Хәлил Гайнетдинов “Галәм безне чакыра, җиһангирлар!” китабының үзен Рафаил Мортазин белән таныштыруы турында сөйләде, киләчәк бәйрәмнәр белән котлады.

– 12 апрель көне космонавтика буенча хезмәт куючыларның гына түгел, халыкара бәйрәм булачагына шигем юк. Чөнки киләчәктә бу өлкәнең киң колач җәячәгенә ышанам, – диде ул һәм әлеге тарихи очрашу өчен рәхмәт әйтте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International