Повесткалар элеккечә киләчәк

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Хәрби комиссар Азат Вахитов: “Чакырылыш буенча хезмәт итүчеләрне махсус хәрби операция зонасына җибәрмиләр”

Гөлсинә Зәкиева

2025 елның 1 апрелендә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башлана. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Хәрби хезмәткә язгы чакырылышның үзенчәлекләре нинди? Чакырылучы үзе хәрби белгечлек яки частьны сайлый аламы? Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар капитан Азат Вахитов шушы һәм тагын башка кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

 – Быел язгы чакырылыш Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үткән һәм Ватанны сак-лаучылар елында үтә. 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итә. Чакыру буенча хәрби хезмәт срогы элеккечә 12 ай. Шуңа басым ясап әйтәсем килә – быел язын чакырылучылар Россия территориясендәге хәрби частьларда хезмәт итәчәк һәм махсус хәрби операция бурычларын үтәүдә катнашу максатында яңа төбәкләргә җәлеп ителмәячәк. Чакырылу буенча билгеләнгән хезмәт срогын тәмам-лаганнан соң вакытында яшәгән урыннарына кайтачаклар. Татарстаннан апрель-июльдә 3,5 меңгә, Арча һәм Әтнә районнарыннан туксанга якын кеше хәрби хезмәт үтәргә чакырылачак.

– Азат Наилевич, язгы хәрби хезмәткә чакырылышның үзенчә-лекләре бармы һәм нинди? Шул хакта әйтеп үтсәгез иде.

– Хәрби хезмәткә чакырылучыларга повесткалар элеккечә кәгазь вариантта киләчәк. Алар яшәү яки тору урыннарына заказлы хатлар белән җибәреләчәк яки шәхсән кешенең кулына тапшырылачак. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысына да сезонлы кыр киемнәре комплекты биреләчәк.

– Билгеле бер гас-кәрләргә эләгергә теләгән армия хезмәтенә чакырылучы егетләргә нишләргә? Бәлки, аларга повестка көтеп тормыйча, хәрби комиссариатка мөстәкыйль рәвештә килергәдер?

– Егетләргә Россия Федерациясе закончалыгы нигезендә хәрби комиссариатка килергә, хәрби хезмәткә чакырылу буенча барлык чараларны,  шул исәптән, хәрби хезмәткә яраклылыгын ачыклау өчен медицина тикшеренүе үтәргә  кирәк. Исегезгә төшерәм, кичектерү хокукы һәм сәламәтлекләре буенча яраклы булганнар тиешле кичектерү бирү өчен чакырылыш комиссиясенә генә килә. Ә гаскәр сайлау мөмкинлегенә килгәндә, ул нинди гаскәрләргә кеше кирәклеге, чакыры-лучының сәламәтлеге, белем дәрәҗәсе, хәрби-исәп белгечлеге буенча әзерлеге һәм һөнәри-психологик сайлап алу күрсәткечләреннән чыгып комиссия тарафыннан билгеләнә. Әмма чакырылыш буенча комиссия әгъзалары мөмкинлектән чыгып армиягә чакырылучылар теләкләренә дә колак сала. Армиягә чакырылучыларның өчтән бер өлеше заман хәрби техникасын өйрәнү өчен хәрби частьларга җибәрелә һәм хәрби-исәп белгечлеге ала. Балалары, авыру һәм өлкән яшьтәге әти-әниләре булганнар яшәү урынына якынрак урнашкан хәрби частьләргә юллана. Быел безнең районда һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләк белдереп килүчеләр шактый булды. Шулай ук 36 кеше Саратовка, районның шефлык иткән частенә җибәреләчәк. Алар өч тапкыр китә. Калганнары – наряд буенча.

– Хәрби белгечлекне армия сафларына чакырылганчы ук алырга буламы?

– Әйе, андый әзерлек бар. Һәм ул хәрби комиссариат җибәрүе буенча ДОСААФның белем бирү оешмаларында үткәрелә. Аны хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр үтә ала. Традиция буенча хәрби частьларга транспорт белән идарә итүчеләр күп сорала.

– Хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр бармы?

– Кызганыч, андыйлар бар. Чакырылу буенча хәрби хезмәттән качып йөргән ун кешегә штраф салынды. Хәрби хезмәттән качып йөргән ике кешенең эше судта каралды һәм тиешле җәза бирелде.

– Азат Наилевич, биредә без кайбер сорауларга гына ачык-лык керттек. Тулырак мәгълүматны кайдан алырга була?

– Ул Россия Федерациясе Оборона министр-лыгының рәсми сайтында, “Армия хезмәтенә чакырылучылар” бүлегендә бар. “Контакты” бүлегенең “Гражданнар өчен” бүлекчәсендә дә кызыксындырган сорауларга җавап табарга була. Моннан тыш Татарстан Республикасы интернет-порталы рәсми сайтында “Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты” мәгълүмати бүлеге эшли. Шунда ук “Кайнар линия”нең, районнардагы хәрби комиссариатларның телефон номерлары бирелгән. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатына эш көннәрендә көн саен 9дан кичке 6га кадәр шалтыратырга була. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International