1 апрельдә Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк
Экологик икеайлык
Резедә Хәкимҗанова
Узган атнада хезмәт коллективлары бердәм булып өмәгә чыкты.
Һәркем үз тирә-юнен, үзләренә беркетелгән территорияләрне чүпләр-дән арындырды, эреп бетмәгән карларны таратты, коры үләннәрне тырмалады. Җирләр кибә барган саен бу эш дәвам итәчәк. Юл буйлары, парклар, скверлар яңа сулыш алды.
Өмәдә мәктәпләр һәм балалар бакчалары коллективлары активлык күрсәтте. Алар чистарту эшләрен пәнҗешәмбе көнне үк башлап җибәрде. Арчаның Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицее укучылары мәктәп территориясен җыештырган һәм Балтач борылышыннан Күпербаш авылына кадәр юлның ике ягында булган чүпләрне җыеп чыккан. Аларның халыкка да гозере бар. Район халкын үз йортлары тирәсендә дә чисталык сакларга һәм чүпләмәскә чакыра коллектив. Авыллар да өмәдән читтә калмады. Мәсәлән, Курса-Почмак мәктәбе мәктәп яны территориясен һәм Курса-Почмак авылына баручы үзәк юл буен чүпләрдән арындырды, Ташкичү һәм Мәмсәдә укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәл тирәләрен чистартты.
Хезмәт коллективлары да тирә-юнебезне матурлауга үз өлешләрен кертте. Район хакимияте, үзәк китапханә, “Казан арты” тарих-этнография музее – барлык коллективларны санап бетереп булмый. Өмәләр әле дәвам итә. Тирә-юнебезнең чисталыгы, беренче чиратта, үзебез өчен кирәк.
Икеайлык дәвамында республикада шулай ук “Экояз – 2025” бәйгесе уза.
Район башкарма комитетында экология белгечләре, җаваплы җитәкчеләр катнашында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды. “Бәйгенең төп максатларының берсе – халыкны санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелүче табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов. – Ул берничә номинациядә үткәрелә. Шуларның берсе – “Иң яхшы муниципаль берәмлек”. Ул санитар-экологик икеайлык кысаларында тикшерү нәтиҗәләре буенча бәяләнә. Безнең алда әлеге бәйгедә актив катнашу бурычы тора”.
Киңәшмәдә Арча шәһәрендә, авыл җир-лекләрендә чүплекләрне табу һәм бетерүгә юнәлдерелгән бурычлар куелды. Авыл җирлекләрен, мәктәп коллективларын, мәдәният хезмәткәрләрен “Экояз” бәйгесендә актив катнашырга чакырдылар.