Россия почтасы Татарстандагы Идел-Кама тыюлыгына багышланган конверт чыгарды

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Почта аны 1960 елның апрелендә нигез салынган Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының 65 еллыгына багышлаган.
Конвертта табигый ландшафт фонында тыюлык символы булган ак койрыклы бөркет балалары сурәтләнгән, чөнки нәкъ менә монда бу канатлы ерткычның Европадагы иң югары тыгызлыгы күзәтелә.
Конвертның стандарт почта маркасы бар, аның бәясе Россия буенча җибәрүгә тарифка туры килә. Аның тиражы 50 000 данә тәшкил итә. Конвертларны Казан һәм Татарстан Республикасы почта бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин. Россиядә почта түләүенең дәүләт билгеләрен «Марка» АҖ — почтаның бүлендек компаниясе чыгара.
"Конверт чыгару безнең республиканы Россия халкы өчен динамик рәвештә үсә торган төбәк буларак кына түгел, ә табигате тумыштан булган төбәк буларак та ачачак, ә конверт үзе туристлар һәм сәяхәтчеләр өчен менә дигән сувенир булачак, алар безгә яңа тәэсирләр һәм хис ― кичерешләр алырга киләчәк», - дип билгеләп үтте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
Идел - Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы Татарстанның Яшел Үзән һәм Лаеш районнары территориясендә урнашкан. Ул Урта Иделнең борынгы үзәнендәге уникаль табигый комплекс булып тора һәм гомуми мәйданы 11 000 гектардан артып китә.


"Почта России" АҖнең «Татарстан почтасы»ФПХИ матбугат хезмәте
Boris.Slutskiy@russianpost.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International