Конкурсның максаты-граждан җәмгыятен үстерүдә катнашучы социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга дәүләт ярдәмен тәэмин итү.Гаризалар 2025 елның 17 апреленнән 31 маена кадәр кабул ителә. Гаризаңны сыйфатлы итеп эшләп өлгерү, компетентлы белгечләр җәлеп итү һәм барлык кирәкле ярдәм хатларын алу өчен гариза тутыруны соңгы көннәргә кичектермәскә киңәш итәбез.Җиңүчеләрне билгеләү 2025 елның август ахырында ясалачак. җиңүче проектлар 2025 елның 1 ноябреннән гамәлгә ашырыла башлаячак. тулырак мәгълүмат: https://xn--80aaaaan5edveliabd1l.xn--p1ai/contests/15