5300дән артык татарстан ветераны Җиңүнең 80 еллыгына түләүләр алачак

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Апрель аенда Россия Почтасы Татарстаннан ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына түләүләр җиткерәчәк. Аларны 5 306 кеше алачак. 
Почтальоннар бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләрне турыдан-туры алучыларга җиткерәчәк. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, сумма алучылар категориясенә бәйле. Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына, элеккеге балигъ булмаган концлагерь һәм гетто тоткыннарына, Инвалидларның һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына 80 000 сум; тыл хезмәткәрләренә һәм элеккеге балигъ булган концлагерь һәм гетто тоткыннарына 55 000 сум түләнәчәк. 
Россия Почтасының социаль миссиясе илнең барлык гражданнарын, шул исәптән иң ерак һәм барып җитү авыр булган территорияләрне дә, хезмәтләр белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Хат ташучылар ел саен миллионлаган социаль әһәмиятле түләүләр, пенсияләр һәм пособиеләр илтеп җиткерәләр, дәүләт һәм аның гражданнары арасында ышанычлы бәйләүче звено булып торалар. Россия почтасы өлкәннәргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль проектларда актив катнаша, буыннар арасында элемтәне сакларга ярдәм итә һәм аерым игътибарга мохтаҗлар турында кайгырта. 
Россия Почтасы Җиңүнең 80 еллыгына бөтен ил буйлап 150 000 ветеранга түләүләр җиткерәчәк.


"Почта России" АҖнең «Татарстан почтасы»ФПХИ матбугат хезмәте
Boris.Slutskiy@russianpost.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International