Көздә сагыш, бездә...

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Көздә сагыш, бездә...
Арча Мәдәният йорты үзенең яңа сезонын шундый исем астында бик матур концерт белән башлап җибәрде. Артистлар түгел, ә аларны да уздырган үзешчәннәр чыгышын карап хозурланырга килгән зал тулы тамашачы, чыннан да, ул көнне рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, дисәм, ялгышмам.
Талантлар күп безнең Арча ягында. Яшьләр арасында талантлыларның калкып чыгуы аеруча сөендерә. Бу көнне дә сәхнәгә ару–талуны белмәс мәңге яшь йөрәкле өлкәннәребез белән бергә күбәләктәй җитез балалар, баскан җирләрендә ут уйнатырлык батыр егетләр, күз явын алырдай чибәр һәм мөлаем кызлар чыкты.
Айрат Нурьязанов, Данис Гайфуллин, Дамир Гасыймов, Миндияр Шәймәрданов, Булат Бәхтияров, Рафил Җәләлиев, Гөлназ Җәләлетдинова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Галимҗанов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илнур Котдусов, Нәзирә Фәйзрахманова, Илүзә Галимуллина, Зәлия Шәйхетдинованың моңлы тавышлары танылган җырчыларныкыннан бер дә ким булмады. Даннары еракларга таралырга өлгергән “Ләйсән”, “Арча егетләре”, “Рус җыры” халык вокаль ансамбльләре чыгышлары да, һәрвакыттагыча, көчле алкышлар яулады. Шура авылының “Чордашлар” фольклор ансамбле тәкъдим иткән “Су юлы” күренеше өлкәннәргә яшь чакларын искә төшерсә, яшьләргә үзенчәлекле булуы белән бик ошады. Район Мәдәният йорты каршындагы гармунчылар ансамбле чыгышы, Рәдис Харисов, Вагыйз Әһлиуллинның гармунда, Валентина Вәлиуллинаның скрипкада уйнаулары да тамашачы күңелендә матур хисләр уятты. “Сәфәр” төркеме чыгышы берәүне дә битараф калдырмады. Нәфис сүз осталары Рамил Мөхетдинов, Диләрә Булатова, Факия Шәрәфетдинова, Фәния Хәнәфиева, әлеге концерт сценарие авторы Гөлназ Гарифҗанова, Флера Шакирова әдәбият һәм шигърият сөючеләрне сөендерде. “Ар–и–Эль” төркеме үзенең дәртле биюләре белән тамашачы күңелен күтәрде, йөзләрдә елмаю уятты. “Җидегән чишмә” Арча халык театры артистлары Аманулланың “Әлепле артистлары”ннан, театрның яшьләр төркеме Туфан Миңнуллинның “Кызлар кызык иттеләр” спектакленнән өзекләр, скетч күрсәттеләр. Концерттан ул көнне тамашачы күтәренке күңел белән таралды. Көздә сагыш булса да, күңелләребезне һәрчак шулай шатлык–сөенечләр генә биләсен.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International