Арчада «Мин Арчаны беләм» квест-уены узды.

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

23 нче апрель көнне Арча районының төрле мәктәпләреннән 82 бала янә үз шәһәрләренең тарих битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чумды! Инде бишенче мәртәбә Арчада «Мин Арча баласы» проекты кысаларында оештырылган «Мин Арчаны беләм» квест-уены узды.

Ачылышта мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галимова чыгыш ясады, туган як тарихын өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклады һәм яшь катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде. Проект җитәкчесе Руслан Гыйниатуллин балаларга тарихи традицияләрне саклауның әһәмиятен билгеләп үтте.

Чараның башлану урыны Җиңү паркы булуы очраклы түгел. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Арча балаларын Бөек Ватан сугышы чоры вакыйгалары белән таныштырудан башланды. Катнашучылар ветераннарның тирән эчтәлекле сөйләүләрен ишеттеләр: Валентина Васильевна Гаранина сугыш чоры буыннарының батырлыгы турында сөйләде, ә атказанган укытучы Фәтхуллина Рая Ахуновна сугыш еллары балачагы истәлекләре белән уртаклашты.

Балалар алдан әзерләнгән маршрут буенча юлга чыктылар, Арчаның тарихи урыннары белән таныштылар. Һәр тукталыш үткәндәге мөһим вакыйгаларга багышланган иде:

1.Арчаның 3нче номерлы мәктәбе: биредә Арча шәһәре ветераннар җәмгыяте рәисе Рәмзия Шәрип кызы Хәмидуллина сугыш елларында мәктәп стеналарында урнашкан эвакуация госпиталенең эше турында сөйләде.

2. Арчаның үзәк мәйданы: Гөлүсә Хаҗиева Арчаның базар мәйданының тарихы белән таныштырды.

3.Борынгы Арча крепосте урыны тарихы белән Ленар Гобәйдуллин таныштырды.

4. Казансу паркы: катнашучылар Коммуна урамының тарихы турында Камалов Ришат Ринат улыннан белделәр.

5. Әдәбият һәм сәнгать музее: укучылар Арча җирлегендә туган язучыларның тормышы һәм иҗаты белән җентекләп таныштылар.

Һәр тукталыш Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән театраль спектакльләр белән үрелеп барды.

Ә иң мөһиме-балаларга һәр этапта биремнәр үтәп, зирәклекләрен һәм белемнәрен күрсәтергә туры килде.

Квест-уенның йомгаклау этабы Арчаның үзәк стадионында булды, кыр кухнясыннан тәмле сыйдан авыз иттеләр. Нәтиҗәләр чыгарылып бүләкләү оешытрылды. Барлык балалар да истәлекле сувенирлар һәм «Мин Арча баласы» проекты логотипы төшерелгән призлар алдылар. “Мин Арча баласы” проекты бу сезонда үз эшчәнлеген Президентның Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән тормышка ашыра.

Арча Укучылар Сарае командасы алга таба да районыбыз балаларын һәм яшүсмерләрен Арча төбәгенең бай тарихи мирасын өйрәнүгә җәлеп итү максатында “Мин Арча баласы” проектын үстерүне дәвам итәчәк. Арчабыз тарихын бергәләп өйрәник һәм саклыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International