Вакытыгызны да, акчагызны да янга калдырырсыз

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Вакытыгызны да, акчагызны да янга калдырырсыз
Соңгы елларда түләүләрне электрон рәвештә башкарырга күнегеп киләбез. Әгәр сезнең пластик картагыз булса — ә хәзер күп кешенең пенсиясе, хезмәт хакы шул карталарга күчә — бу вакытны да, акчаны да янга калдыру өчен иң кулай вариант.
Түләүләрне Интернет аркылы башкарганда чиратта торасы юк, өйдә яки офиста, көннең теләсә кайсы вакытында түләп була, дип элегрәк тә язган идек. Тик өлкән буын кешеләре белән сөйләшкәндә һәрвакыт бер төрле җавап ишетергә туры килде: “Минем өчен бу бер йөреп кайту, урамга чыгу өчен сәбәп”. Берсүзсез, әйбәт сәбәп. Тик һәр квитанция өчен 15, 30 сум түли башлагач (ә шәһәребезнең бер банкында мин шундый күренешкә тап булдым) өлкәннәр дә уйланырга мәҗбүр булды. Мәсәлән, дүрт квитанция (газ, су, телефон, ут) өчен генә дә якынча 100 сум өстәп түләргә кирәк дигән сүз. Мондый чыгымнар берәүнең дә күңеленә хуш килмәс.
ИНТЕРНЕТ АРКЫЛЫ ТҮЛӘҮ-ЛӘРНЕ НИЧЕК БАШКАРЫРГА?
Иң мөһиме — сезнең кулыгызда хезмәт хакы, пенсия яки субсидия күчерелә торган банк картасы булырга тиеш. Банкка барган вакытта Онлайн–банкта шәхси кабинет ачу турында гариза язарга кирәк һәм сезгә анда керер өчен логин белән пароль, түләүләрне раслау өчен ачкычлар (парольләр) бирелә. Шулай ук моны телефонга килә торган итеп тә эшләп була, алай җайлырак та, һәр комплектның вакыты чыкканнан соң банкка йөрергә кирәк түгел. Логин һәм парольне шулай ук банкның банкоматыннан да алырга мөмкин (экранда менюдагы сылтамалар буенча).
Аннан соң, үзегезнең компьютердан счетларыгызны, штрафларны түли, телефоныгызга акча сала аласыз. Моның өчен, Интернетка кереп, эзләү битендә үзегезнең банк исемен (мәсәлән, Сбербанк, Татфондбанк, Россельхозбанк, Ак Барс банк һ.б.) һәм “Онлайн” сүзен җыясыз. Аннары үзегезнең банкта бирелгән логин һәм парольне җыеп, Онлайн банкка керәсез. Шәхси кабинетыгызда сез үзегезнең счетыгызда күпме акча барлыгын белә аласыз, бу түләүләр түләргә, акчаларны башка картага күчерергә, картагыз буенча нинди операцияләр башкарылганлыгын белергә мөмкинлек бирә.
Мәсәлән, сезгә телефон һәм электр өчен түләргә кирәк, ди. “Хезмәт күрсәтүне түләргә” (“Оплатить услуги”) дигән бүлектә үзегезгә кирәклесен сайлыйсыз. Бу очракта “Шәһәр телефон челтәре һәм IP–телефония” (“Городская телефонная связь и IP-телефония”). Бу төймәгә баскач, компанияләр исемлеге чыга, безнең районда хезмәт күрсәтүче “Таттелеком” компаниясен сайлыйбыз. Аннан соң түләү сум-масын һәм ID–контракт номерын кертәбез (болар барысы да кулыгыздагы квитанциядә язылган). “Дәвам итәргә” дигән сылтамага басабыз, квитанциянең дөрес тутырылганлыгын тикшереп чыгабыз һәм дөреслеген раслаучы парольне кертәбез — аны сезгә банкта бирәләр яки ул СМС белән телефонга килә.
Электр өчен түләгәндә хезмәтләр исемлегендә “Энергоснабжение” дигән бүлекне сайлыйсыз, аннан соң — “Татэнергосбыт” Арск”, килеп чыккан тәрәзәчектә счетчик күрсәтмәләрен, күпме түләячәгегезне һәм счет кодын язасыз. Аннан соң барысын да алда әйтелгәнчә эшлисез.
Шул рәвештә һәр түләүне башкарасыз. Ә инде киләсе айларда түләүләрегезне алдагысы нигезендә башкарачаксыз, сезгә бары тик түлисе сумманы гына үзгәртәсе кала.
Ышаныгыз, бу бик уңай. Вакытыгызны банклардагы чиратларга түгел, файдалырак әйберләргә сарыф итегез.
Гөлназ ГЫЙНИАТУЛЛИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International