Эш балалар бакчасы төзүдән башлана

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Эш балалар бакчасы төзүдән башлана
Розалия һәм Дамир Мөхәммәдиевләр дәүләт программасы буенча күп балалы гаиләләргә бирелгән җирдә быел төзелеш эшләрен башлап җибәргән.
Мәгълүм булганча, районыбызда яшәүче өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә җир кишәрлекләре, нигездә, Арчаның көньягында, станциянең тимер юл аръягы өлеше белән Айван арасындагы басудан бүлеп бирелде, бик аз гаи-ләләр генә тиешле җирне үзләре яшәгән авыллардан алды. Бүгенге көндә районда 700дән артык гаилә җиргә ия булды. Шушы көннәрдә тагын 12 гаилә тиешле җирләрен алачак. Шунысы куанычлы, программаның вакыты чикләнмәгән, димәк, киләчәктә дәвам итәчәк. Мөмкинлеге булганнарга йорт төзү өчен менә дигән форсат.
Җире булгач, халык аннан ничек булса да файдаланырга тырыша. Мәсәлән, быел җәй күпчелек гаилә анда бәрәңге үстергән. Йортка, гаражга, сарайга нигез салып куючылар да җитәрлек. Алай гына да түгел, хәтта инде йортын яки башка кирәкле корылманы төзеп куючылар да күренә башлады. Мөхәммәдиевләр моның ачык мисалы. Быел җәй алар гараж төзегән һәм йортка нигез салу өчен блоклар алып кайткан, анысын киләсе елга язын башлаячаклар. Мөхәммәдиевләр өч бала тәрбияләп үстерә: ике малай, бер кыз. Бу заманда ничек җөрьәт итеп өч бала табарга уйладыгыз дигән сорауга, “Бер юаныч булыр, дидек. Әллә кыз да булмасмы дип тә уйладык”, — диде ана. Юаныч булмасмы, дигәнгә шундук аңлатма да бирде. 2009 елда алар фаҗигале төстә 16 яшьлек олы улларын югалтып, җан әрнеткеч хәсрәткә тарыганнар. Андый кайгы кичергән ата–анага Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.
Мөхәммәдиевләр гаи-ләсе Арча станциясенең Сәйдәшев урамында заманында үзләре җиткереп кергән йортта яши. Җир кишәрлекләре үзләре яшәгән йорттан ерак түгел. Шунлыктан алар, балаларының киләчәген уйлап, мөмкинлекләре булганча төзелешне быелдан ук башларга булган. “Әле төзеп бетергәнче шактый ел узар”, — диләр. Яшәү чыганы су булганга, тормыш итә башлагач, төзелеш башлаганчы иң элек су мәсьәләсен кайгыртырга кирәк бит, аны ничек чиштегез, дип сорыйм. “Безнең урамга су кергән иде, ул яктан җайлы булды”, — ди Розалия ханым. Баксаң, ике урамга су кертү эш-ләре бара икән. Әлеге урыннан җир кишәрлеге алучыларның һәммәсен бер төрле сорау борчый: кайчан газ, су, ут керер икән? Күбесенә төзелеш эшләрен башларга әнә шулар комачаулый.
— Электр кертү буенча бүгенге көндә проект эшләнеп ята. Ә газ кертүгә килгәндә, республика күләмендә яңа программа гамәлгә керер дип уйлыйбыз. Юллар салуга да күп акчалар таләп ителә. Ә җирле бюджет хисабына гына андый зур эшләрне башкару мөмкин түгел. Киләсе елга электр энергиясе кертү эшләре башкарылыр дип өметләнәбез, — ди район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин.
Арчаның әлеге урынында яңа микрорайон калкып чыкканчы ничә еллар узар, билгесез, ә менә дәүләт анда яшәячәк яшь буынның киләчәген бүгеннән үк кайгырта башлаган. Киләсе елга биредә 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасына нигез салына башлаячак. Эшне балаларны кайгыртудан башлау изге гамәл. Димәк, әлеге эшләрнең киләчәге дә яхшы булачак. Аллаһы Тәгалә йорт салучыларның ниятен хуплап, аларга ярдәм итәрмен, юнь бирермен, дигән.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International