Тәрбияне кечкенәдән бирәләр

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Тәрбияне кечкенәдән бирәләр
Бала гомере буе алачак аң–белемнең яртысын алты яшькә кадәр ала, диләр. “Мәгариф турында”гы яңа законда мәктәпкәчә белемгә гомуми белем дәрәҗәсе бирелү дә шуны исәпкә алып эшләнгәндер.
Балалар бакчасы — мәктәп белеменең беренче баскычы. Балалар бакчаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арт-тыру бу юнәлештәге үзгәрешләрнең иң мөһимнәренең берсе булса, мәктәпкәчә белемнең матди–техник базасын ныгытуга да игътибар арта бара. 2016 елга өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларны бакчалар белән тәэмин итү бурычы куелды. Республикада һәм шул исәптән безнең районда да әлеге мәсьәләгә игътибар зур.
Безнең районда 54 балалар бакчасында 2202 бала тәрбияләнә. Мәктәпкәчә белем белән тәэмин ителеш — 72 процент. Гаилә бакчалары уңышлы гына эшли. Аларның эшен республиканың төрле районнарыннан килеп өйрәнәләр. Үзебезнекеләр дә тик тормый, тәҗрибә туплау өчен Мәскәү, Рязань өлкәләренә, Мари Иленә барды. Проектта катнашучы алты мәктәпкәчә учреждение алты миллион сумлык интерактив һәм уен җиһазлары алды.
Шәһәребездә “Бәләкәч” республика программасы буенча 140 урынлык балалар бакчасы төзелү зур вакыйга булды. Президент Рөстәм Миңнеханов Универсиада узгач балалар бакчалары төзү дәвам итәчәген әйткән иде. Безнең район өчен дә өметле хәбәрләр бар. Шәһәрнең станция өлешендәге балалар бакчалары шактый тузган, тимер юлның көньягында алар бөтенләй юк. Ниһаять, 260 урынлы балалар бакчасының проекты әзерләнә. Аның урыны да билгеләнде инде, ул күп функцияле мәдәният үзәге тирәсендәрәк.
Арчаның өченче башлангыч мәктәбе белән берләштерелеп, 40 урынлы балалар бакчасы төзелә. Анда спорт һәм актлар заллары да булачак. “Арча КСМы” ширкәте төзүчеләре яңа бинаның нигезен салып куйды инде.
Мәктәпләрне төзекләндерү дә дәвам итәчәк. Быел Лесхоз, Иске Чүриле, Шушмабаш мәктәпләре төзекләндерелде. Киләсе елда Шурабаш, Түбән Мәтәскә, Урта Курса, Төбәк–Чокырча мәктәпләрен шундый күңелле вакыйга көтә.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International