Татарстан почта бүлекчәләре май бәйрәмнәрендә эш графигын үзгәртәчәк

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

30 апрельдә һәм 8 майда почта бүлекчәләренең эш көне, заказлар бирү пунктларыннан тыш, бер сәгатькә кыскартылачак. 
1 һәм 9 май Россия Почтасының республикадагы барлык бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак. Бу көнне хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар РФ Социаль фондының Республика бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр.
2 майдан 7 майга кадәр барлык бүлекләр дә гадәти расписание буенча эшләячәк.
Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык почта офисын табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.

"Почта России" АҖнең «Татарстан почтасы»ФПХИ матбугат хезмәте
Boris.Slutskiy@russianpost.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International