Хөрмәтле арчалылар! Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме-1 Май белән котлыйм!

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Яз һәрвакыт яңарышны һәм киләчәккә омтылышны гәүдәләндерә, ә намуслы хезмәт һәр кешенең, һәр гаиләнең, гомумән, җәмгыятьнең уңышлы үсешенең нигезе булып тора.

Бу көнне без хезмәт кешеләрен хөрмәтлибез. Бердәм эш, туган җиребезгә, илебезгә мәхәббәт   киләчәгебезне  имин, тормышыбызны мул итә.

Хөрмәтле якташлар! Хезмәтегез һәм туган ягыбызны яхшырак итәргә омтылуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Барыгызга да нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, язгы, шатлыклы хисләр һәм  алга куйган максатларыгызга ирешүегезне телим! Бу бәйрәм  алдагы көнгә ышанычны ныгытсын, күтәренке кәеф бүләк итсен. Язгы җылылык безгә көч-куәт өстәсен, яңа идеяләр  китерсен, ә һәрберебезнең хезмәт казанышлары  районыбыз, республика һәм илебезнең  киләчәк үсешенә һәм чәчәк атуына лаеклы өлеш кертсен!

 Арча муниципаль  районы

 башкарма комитеты җитәкчесе                                                       А.Г.Хисаметдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International