12 НОЯБРЬДӘ Татарстан Республикасының Дини берләшмәләр белән үзара бәйләнеше буенча идарә җитәкчесе Илнур Гатауллин Арча районында булды. Ул муниципаль район башлыгы Алмас Назиров белән шәһәрнең көнбатыш өлешендәге яңа мәчеттә булды, алар намазга килгән мөселманнар белән очрашты, дини эшчәнлекне яхшырту юллары турында фикер алышты.
РЕСПУБЛИКАДА “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары җитәкчеләре арасында Арча районы “Форпост” үзәге җитәкчесе Руслан Галәветдинов беренче урынны алды.