Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Төньяк балкышы
2013 елның 15 ноябре, җомга
Төньяк балкышы
Ашытбаш авылы мәктәбендә шахмат уены буенча “Төньяк балкышы” кубогына чираттагы ярышлар булып узды.
Кече яшьтән шахмат уйнаган кеше тормышында да чираттагы йөрешне ясар алдыннан бар булган вариантларны исәпләп, анализлап карарга, күп нәрсәне алдан чамаларга өйрәнә.
“Төньяк балкышы” кубогына уеннар 2000 елда Ашытбаш мәктәбендә башлана. Идея авторлары — элеккеге хәрби офицер, педагог, җәмәгать эшлеклесе һәм тренер Сөләйман Галиуллин, Ашытбаш урта мәктәбе укытучысы, тренер Наил Сабирҗанов. Алар шушы эшкә күңел салып, оештырып йөрүчеләр. Ел саен колачын киңрәк җәя барган уеннар бераздан Шушмабашта үткәрелә башлый. Моңа укучылар гына түгел, зурлар да тартыла. Шушмабаш, Ашытбаш, Арча педагогика көллияте, Урта Курса, Яңа Кишет, Апаз, Шекә командалары аеруча актив катнаша. Көчле шахматчылар аерылып чыга. Болар — Шекәдән бертуган Алмаз, Гөлназ һәм Фазыл Вильдановлар, Апаздан Илмир һәм Инсаф Нигъмәтҗановлар, Гөлчәчәк Шәфигуллина, Урта Курсадан Рамилә Шаһниева, Ашытбаштан Нәркизә Кавиева, Шушмабаштан Камил Кәримов. Саный башласаң, күп алар. Һәм бу, әлбәттә, сөенечле фал!
Бәхеткә, бу якларда һәр төрле спортның яшь буынны тәрбияләүдә булган әһәмиятен аңлый торган җитәкчеләр эшли. Мәктәп җитәкчеләре шушындый ярышларны уздырырга мөмкинлек тудырса, хуҗалык җитәкчеләре (Газинур Сафин, Рөстәм Хәйруллин) иганәче буларак ярдәм итә. Турнир тәмамлангач җиңүчеләргә дә, катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырыла.
Быелгы ярышлар 16 яшькә кадәр булган укучылар арасында уздырылды. Ашытбашның үзеннән тыш, Шушмабаш, Шекә, Наратлык, Кысна, Мәмсә, Ташкичү авылларыннан командалар килгән иде. Шахматчылар арасында егетләр күп булса да, бик сәләтле кызлар да бар. Мәсәлән, Ашытбаштан Нәркизә Кавиева шундыйлардан. “Сәләт” лагере җиңүчеләре арасында уздырылган Татарстан турнирында да җиңү яулаган. Күп тапкырлар район чемпионы исеменә һәм “Төньяк балкышы” кубогына лаек булган. “Кечкенә вакытта ук зурларны ота иде инде ул”, — ди тренеры Сөләйман Галиуллин. Быел да ул кызлар арасында 1 урынны алды. Егетләр арасында иң көчлеләрдән булып Шушмабашның көрәшче егете Камил Кәримов танылды. Аларга “Төньяк балкышы” кубогы тапшырылды.
Егетләр арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр — Ташкичүдән Рәмис Галәветдинов, Ашытбаштан Дамир Солтанов, бертуган Гатауллиннар, Шекәдән Фазыл Вильданов булды. Кызлар арасында Шекәдән Зөлфия Сабитова, Кыснадан Гөлназ Сафина үзләрен иң оста уенчылар буларак күрсәтте. Шекә кызы Зөлфиянең игезәк туганы Әлфия дә көчле шахматчы икән. Кызганыч, бүгенге турнирга ул килә алмаган.
Командаларга килгәндә, быелгы уен түгәрәк системасы буенча барды. Һәр команда үзара көч сынашты. 1 урынны Ашытбаш җыелма командасы алды. Кубокка да алар ия булды. II урынны Шушмабаш командасы яулады. Мондый ярышларда беренче тапкыр гына катнашуына карамастан, Ташкичү мәктәбе командасы да уңай нәтиҗәләргә иреште.
Зөлфия ГАНИУЛЛИНА.
Ашытбаш
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз