Кыю яшьләр

2013 елның 15 ноябре, җомга
Кыю яшьләр
Мин бу кызларның батырлыгына сокланам. Берүзең Америка кадәр Америкага чыгып кит әле. Арча педагогика көллиятенең 4 курсында укучы Наласа кызлары Ләйсән Вахитова, Резедә Кәлимуллина турында сүзем.
Ләйсән белән Резедә Наласа мәктәбендә француз теле укыган. Шулай да алар педагогика көллиятенә инглиз теле белгечлегенә укырга керергә җөрьәт иткән. Мәктәптә инглиз теле укымаганнар көллияттә башлангыч белем алу өчен аерым төркемнәргә кабул ителә.
Тиздән, яңа елдан, беренче тапкыр инглиз теле укытучылары буларак практика узачаклар. Уку уку инде ул, менә инглиз телендә генә сөйләшкән мохиттә яшәп карарга иде. Кызлар шуны яхшы төшенә һәм быел җәйге чорда Америкага барырга уйлый. Америка көллият өчен яңалык түгел. Казандагы ышанычлы “Артек – тур” компаниясе аша көллияттә укучылар үз теләкләре һәм үз акчалары белән Америкага беренче ел гына бармый.
— Чит илгә эшкә бару максатыннан “CCUSA” программасы буенча анкета тутыртып, инглиз телендә сөйләштереп сынап карадылар, — ди кызлар. — Иң кыены Мәскәүдә Америка илчелегендә виза алганда булды. Көллияттән унау барган идек, өчебез генә үтте, өченчебез — Кукмарадан Рания Рәхимова.
Резедә майда Америкага китә, Ләйсән — соңрак. Мәскәүдән 10 сәгать самолетта очалар. Төрле штатларга эләгәләр. Резедә балалар лагеренда ашханәдә эшли, Ләйсән яһудләрнең ял итә торган дини лагеренда хезмәт итә.
— Аэропортка килеп төшүгә аерманы сизәсең инде, — диләр. —Америка аэропортында кеше күп, ыгы–зыгы, шау–шу, нинди генә халык юк, үзенә бертөрле кофе исе килеп тора. Кара тәнлеләр күп. Андагы халык бик ачык һәм ярдәмчел. Аэропортта ук, сезгә берәр төрле ярдәм (бушлай!) кирәкмиме, дип яныңа килеп җитәләр.
— Бездә халык ничектер күңелсез йөзле. Ә менә америкалылар йөзендә һәрвакыт елмаю, — ди Ләйсән.— Башта елмаюлары ясалма кебек тоелды, аннан ияләшкәч, америкалылар, чынлап та, шундый ачык халык икән, дигән фикергә килдем.
Резедә елмаеп сөйләшүне дәвам итә:
— Шулай Америкадан китәргә бер көн кала күчтәнәчкә әйберләр җыям. Арып та кит-кәнмендер инде, йөземнән талчыгу сизелгәндер, бер америкалы миннән, нишләп йөзегез борчулы, сез Россиядән мәллә, дип сорады.
— Кайтыр алдыннан хезмәттәшләрем, чынлап та китәсеңме, Россиягә кире кайтасыңмы, калмыйсыңмыни, дип бик аптырадылар, — ди Ләйсән.
Резедә балалар лагеренда булганлыктан, билгеле, безнең дә Америка балалары турында күбрәк беләсе килә.
— Балалар цивилизациялерәк кебек анда, — дип сөйли Резедә. — Оялу дигән нәрсә юк. Үзләрен иркен тота. Фикерләрен ачыктан–ачык әйтәләр. Лагерь җитәкчесенә турыдан–туры үзләрен борчыган мәсьәләләр турында әйтергә мөмкиннәр. Мәсәлән, бүген иртәнге ризык тәмсез булды һ.б. Балалар нык, таза. Спорт белән бик каты шөгыльләнәләр. Ризыкларга килгәндә, ипи өстенә ягыла торган арахис мае киң кулланышта. Карабодай боткасын нишләптер пешермиләр. Коймакка банан телемнәрен, мүк җиләге, кара җиләкне тезеп пешерү гадәткә кергән. Бездәге шулпаларны, икенче ризыкларны әзерләмиләр. Күләмле бутербродлар, пицца, кыздырылган тавык, салкын эчемлекләрне яраталар.
Кызлар сәяхәткә чыгарга да тырыша. Төрле шәһәрләрдә булалар, Атлантик океанын, көчле шарлавыкларны күрәләр. Иң мөһиме — телгә шомаралар. Үзләрендә инглиз телендә сөйләшергә курку дигән нәрсәне җиңәләр, чит җирләрне күреп кыюланып кайталар. Бу аларга киләчәктә чит тел белгече буларак һөнәр сайлау өчен дә файдага гына. Арча педагогика көллиятенең белгечләр әзерләү юнәлешендәге көче әнә шунда.
— Элекке елларны көллияттә немец теле кафедрасы булганда студентлар Германиягә барып гаиләләрдә яшәп, немец телен өйрәнеп кайта иделәр. Инглиз теле халыкара аралашу чарасына әверелгәч, педагогика көллияте инглиз теле белгечләрен әзерли башлады. Ә бүген инде Арча педагогика көллияте миллилекне, туган телне, гореф–гадәтләрне саклап белем бирүче үзәккә әверелде, — ди филология бүлеге мөдире Гөлнара Гаффарова.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International