“Исән-сау кайтсаң, яши белер идек”

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

28 апрельдә ТНВ каналыннан Мөхәммәт Мәһдиевның “Кеше китә – җыры кала” әсәре буенча эшләнгән телесериалны күрсәтә башладылар.

Аңа кадәр Арча мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан төшерелгән әлеге фильмны тәкъдир итү кичәсе булды.

“Кеше китә – җыры кала” сериалында Татарстанның 100 театрыннан йөздән артык актер, күмәк күренешләрдә 200дән артык кеше катнаша. Сериал Татарстанның җиде районында – Арча, Теләче, Әтнә, Питрәч, Кайбыч, Саба, Яшел Үзәндә төшерелгән. Баш рольләрне Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары Илсур Хәертдинов һәм Ләйсән Әхмәдиева, Г. Камал театры артистлары Фәнис Җиһанша, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Ләйсән Рәхимова, Илсаф Нәҗипов, Фәридә Сафина, Олег Фазылҗан, Эмиль Талипов, Тинчурин театры артистлары Зөфәр Харисов, Артем Пискунов башкара. Баш режиссер Александр Далматов.

Сериал “Ватан 21 век” кинокомпаниясе тарафыннан “Татарстан–Яңа гасыр” телеканалы заказы белән төшерелгән. Ул Татарстан Республикасы  Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм “Татнефть” хәйрия фонды ярдәмендә әзерләнгән.

Фильм 1930-1960 еллардагы вакыйгаларны үз эченә ала һәм анда берничә буынның язмышы күрсәтелә. “Кеше китә – җыры кала“ әсәренең үзәгендә – табигать кочагында урнашкан татар авылы. Ил кичергән олы hәм кечкенә, шатлыклы hәм фаҗигале вакыйгалар, тормыш ыгы-зыгысы шушы татар авылы аша чагыла, шушы авыл кешеләре язмышы аша уза. Ул шушы авылда яшәүче колхозчылар Шәяхмәт белән Зәйнәпнең уллары Хәкимулла белән Нургали язмышы турында.

– Проектны тормышка ашырган, катнашкан һәр кешегә рәхмәт. Безнең район өчен зур вакыйга. Фильмны язучының туган ягында төшерделәр, уйнадылар. Мөхәммәт Мәһдиевка ихтирам тагын да артыр, рейтингы югары булыр, дип ышанып каласы килә, – диде тәкъдир итү кичәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина. Ул көнне Арчага фильмның режиссеры Александр Далматов, М.Мәһдиевның шәкерте шагыйрь Газинур Морат, Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһанша, туганы Җәүһәр Галимова, кызы Гәүһәр Хәсәнова килгән иде.

 – Туксанынчы елларда әтинең “Борчулы бер көн” исемле пьесасы буенча куелган спектакль популяр булды. Ул дәртләнеп китеп тагын бер пьеса язды. Әмма әтине башка драматургия өлкәсенә кертмәделәр. Ләкин язмыш барысын да үзенчә хәл итте, ул кинематография өлкәсен яулады. Бу әтинең әсәрләре буенча куелган икенче фильм, – диде Гәүһәр ханым. – Әти Арча районын, Гөберчәкне, халкын яратты, аларга дан җырлады. Бу төбәкне дөньяга танытты. Ләкин аның геройларын башка районнарда да үз ягы кешеләренә ошаталар. Димәк, әти бөтен татар халкына дан җырлаган.

– Арча районында бик күп күмәк күренешләр эшләнде. Чөмә-Елгада бер зарланмыйча иртәнге тугыздан кичке тугызга кадәр төшердек, – диде Александр Далматов җитәкчеләргә, катнашы булган бар кешегә рәхмәтен белдереп.

Гөберчәктәге Мөхәммәт Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина аңа җавап итеп Чөмә-Елга халкын дөньяга танытканы һәм мактаганы өчен рәхмәтле булуын әйтте.

– Күпчелек өлеше бездә төшерелде. Кино төшерүнең кухнясы турында әйтеп үтәсем килә, – диде ул. – Йөзләгән артист, күмәк күренешләрдә аннан да күп кеше. Бөтенесе төрле характерда. Барысын да көйләргә кирәк. Операторлар берәр сәгать алдан килә, бер сәгатькә кала. Түбә башына да менеп киттеләр. Классик язучының әсәрен кино аша халыкка җиткерә алу искиткеч авыр, катлаулы хезмәт.

Ул көнне сериалның сигезенче сериясен күрсәттеләр. Бик тәэсирле серия. Ир-егетләрне сугышка озаткан вакыт. Ничә ел язылган әсәр, бүген дә актуальлеген югалтмый. “2022 елның сентябрендә егетләребезне махсус хәрби операция зонасына озаткан көн бүген дә күз алдында”, – диде Эльвира Вафина.

“Кеше китә – җыры кала” фильмын Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә карыйбыз. Анда күрсәтелгәннәр яшьләр өчен гыйбрәт булса, өлкән буын өчен хатирәләрне яңарту.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International