Якыннарының догалары юлдаш булсын

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Фәнил Фәтхрахманов һәм Рәмис Йосыпов белән уйламаганда очраштык

Без бергә

Гөлсинә Зәкиева

Фәнил Питомниктан, Рәмис Арчада яши. Әмма танышуларына аз вакыт үтүгә карамастан, бер-берсе белән аерылмас дусларга әйләнгәннәр.

Без Питомникта. Фәнилнең өендә. Рәмис тә шуларда. Яллары санаулы гына көннәр булганга, планлаштырган эшләрен башкарып калдырырга ашыгалар. Шулай да безнең белән аралашырга вакыт таптылар.

Фәнил төп йортта яши. Гаиләдә алты бала үскәннәр. Дүрт кыз, абыйсы һәм үзе. Балачагын искә төшергәч, ул елмаеп куйды, уйга калды.

– Уйнарга, ничектер, вакыт булмады минем. Икенче сыйныфтан ук Күпербаш көтүен көттем. Икенче мәктәптә укыдым. Аннан Үрнәккә училищега киттем һәм анда шофер һөнәрен үзләштердем. Саратовта хезмәт итеп кайтканнан соң (анда да машина белән идарә иттем), шофер булып эшләдем, – диде Фәнил Фәтхрахманов.

1998 елның февралендә, армиядән ялга кайтканда электричкада Югары Мәтәскә кызы Эльмираны очрата ул. Сөйләшеп китәләр.

– Кайткач та өйләнәм, диде. Нәрсә әйтим инде, ярар, дидем, – ди көлеп Эльмира үзе. – Әмма икенче очрашу ул армиядә хезмәт срогын тутырып кайткач, ике елдан соң гына булды. Анысы да уйламаганда килеп чыкты. Язмыштыр инде. Анда да Фәнил өйләнергә кирәк, диде. Мин яңадан ярар, дип җавап кайтардым. Шулай очраша башладык. Озакламый өйләнештек. 25 ел гомер итәбез.

Матур яшиләр. Фәнилнең төп нигезендә. Өйләре дә зур, бик матур. Ишегаллары киң, иркен. Кыскасы, тормышлары яхшы. Балалар үсеп җиткән. Олы кызлары Альбинага 24 яшь. Кияүдә. Миләүшәләренә 19 тулган. Амира 2014 елгы. Өч бала өстенә Амирадан бер яшькә генә кечерәк Эльмираның абыйсының кызын да тәрбиягә алганнар. “Җиде яшь иде. Балалар йортына җибәрәсе килмәде”, – диделәр.

Бар да җитә. Йорт-җир байларча, балалар үскән, акчага кешегә кермиләр, мул яшиләр. Әмма 2024 елның 20 сентябрендә Фәнил әйтеп-нитеп тормыйча контракт төзи дә төшә. Эльмирага сүз әйтергә урын калдырмый. Чөнки чигенү мөмкинлеге юк.

– Патриотизм  хисе, – диде ул сораулы карашыма. – Кечкенәдән хәрби буласым килде. Алдан ук китәсе идем, комиссия үтә алмадым. Башта хәрби хезмәткә яраксыз, диделәр. Хәзер ярадым. Аннан күршем Фоат Вәлиуллин китте. Аны озаттым. Һәлак булды. Абыйның кияве Сергей да яу кырында башын салды. Йөрәк әрнеде. Үч аласы килү теләге туды. Дус егетләр шунда. Эльмираның якын туганы Алмаз Әһлиев та китте. Ничек мин генә тынычлап ятарга тиеш?! 

Анда да Фәнил Фәтхрах-мановны машина белән идарә итәргә куялар. Арчадан Рәмис Йосыпов белән. Рәмис орудие расчеты номеры.

– Бергә медицина комиссиясе үттек. Бергә киттек. Бергә блиндажда яшибез. Абый белән эне кебек. Бергә кыска вакытлы ялга да кайттык, – диде Фәнил.

Фәнилнең позывное “Фама”. Нәрсәдән чыгып куелды, дип сорыйм.

– “Фәнил, Альбина, Миләүшә, Амира”. Балаларым һәрчак минем янда. Ә мылтыгым Эльмирочка. Һәрвакыт кочакта, – диде елмаеп Фәнил.

Ә менә Рәмиснең позывное “Тайпан” икән. Нәрсәне аңлата, дисезме? Бик зур һәм бик нык агулы Австралиядә очрый торган елан. Нигә?

– Мин елан елында туган. Ә елан кебек көтмәгәндә үзеннән-үзе һөҗүм ясый, – диде Рәмис.

Яу кырында шундый булырга кирәк тә. Я син, я сине. Яу законы.

Рәмис 1989 елгы. Түбән Аты авылында туган. Гаиләдә өч малай, ул иң кечкенәсе. Мәктәптә унберенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казанда социаль-гуманитар белем институтының юридик факультетында укый. Әмма алган белеме буенча эш булмый. Заводта хезмәт башкара, шабашкага алына... Кулы эш белгәч, беркайда да югалып калмый. Узган ел контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына китә.

– Олы абыем Илмир шунда. Беренче көннәреннән үк мобилизацияләнде. Мин дә барсам ничек булыр икән, дип уйладым. Абый белән дә киңәшләштем. Йөрәк чакырды, димме. Ничек тынычлап ятыйм, дидем. Без дә качып ятсак, кем саклар безне? Булды, качучылар да булды, – диде Рәмис Йосыпов.

– Өйдәгеләр сезнең бу фикерне ничек кабул итте?

– Мин өйдәгеләрне факт алдына куйдым. Узган ел җәй булды бу. “Мин китәм. Кире уйламыйм”, – дидем. Кая бара алалар, – диде ул.

Күп сөйләшми Рәмис, тыштан караганда тыныч кебек күренә. Кыска вакытлы ял тәмамланып та килә. Нинди уйлар бардыр эчендә, үзе генә белә. Аның да гаиләсе, биш яшьлек кызы бар.

– Хатыным Лилия Актанышныкы. Кызым Самира башта кая киткәнне аңламый иде, – диде ул, гаиләсе турында сүз чыккач, җылы итеп елмаеп. – Ул йөргән балалар бакчасында очрашуда да булдым. Ничектер кыска гына вакыт эчендә зураеп китте. Бу кайтканда: “Кайчан бетә инде бу сугыш?” – дип сорады.

Фәнил белән Рәмис бергә китәләр, бергә кыска вакытлы ялга кайтып, кире юлга җыеналар. Алар күптәннән урында инде. Бәйрәмнәргә кадәр китәселәр иде. Махсус хәрби операция зонасындагы хәлләр турында сорашмадык та, чөнки сөйләмәячәкләрен беләбез. Шулай да...

– Мин бер кайтып килгән идем инде. Яраланып, тернәкләнү үтәргә. “Баба Яга” дроны ташлаган снаряд кыйпылчыгы эләкте, – диде Рәмис Йосыпов.

–  Куркынычмы?

– Курыкмас өчен робот булырга кирәк, – диде ул. – Куркыта, әлбәттә. Ике атна алгы сызыкта булабыз. Белгән догаларны укып керәбез, исән-сау чыкканнан соң тагын белгән догаларыбызны кабатлыйбыз. Шул дога йөртә инде безне. Аллаһы Тәгалә ташламасын.

– Аннан дуслык кирәк. Бер-беребезне беркайчан да ташламыйбыз, калдырмыйбыз, – дип өстәде Фәнил. – Безнең батальон командиры Арчадан. Ирек Вәлишин. Бик яхшы кеше. Бик яхшы өйрәттеләр. Саба, Теләче, Әтнә, Арча егетләре белән бергә без. Гуманитар ярдәм килеп тора. “Арча элеватор”ы да бик булыша. Рәхмәт барысына да.

– Без, алар белән бергә булган егетләрнең хатыннары, бер-беребез белән элемтәдә торабыз. Нәрсә кирәк, барыбыз да ярдәм итәргә әзер, – дип кушылды Эльмира. – Аннан кызыбыз Миләүшә укыган Арча педагогика көллиятенең 312нче төркем кызлары бик булыша. Төркемнәре белән. Нәрсә кирәк, дип сорап кына торалар. Төркем җитәкчеләре Гөлфия Ибраһимова. Аларга да рәхмәт белдерәсем килә.

Фәнил Фәтхрахманов та, Рәмис Йосыпов та медальләргә лаек булган.

– “Тырышабыз. Безнең бурыч – алга бару, бирешмәү, чигебезне, илебезне саклау икән, сынатырга хакыбыз юк, – диде алар.

Ялга кайткач туганнарны җыеп Коръән ашы үткәргәннәр. Якыннарының догалары, изге теләкләре юлдаш булсын Рәмис белән Фәнилгә. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International