Барысы да фронт өчен

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 7 меңнән артык фронтовик якташларыбыз орден-медальләр белән бүләкләнә.

Тылдагы халык та үз-үзен аямыйча хезмәт фронтында көрәшә. Барысы да фронт өчен, барысы да  Җиңү өчен – бу лозунг аның коралына әйләнә.

Арчада 1941-1942 елларда “Катюша“ дивизионнары төзелгән һәм өйрәтү курслары эшләгән. Практик ату күнегүләре Арча-Кенәр юл өстендәге “Пашкау“ урманы дип аталган урында булган.

Меңләгән солдат якташларыбыз теккән өс һәм аяк киемнәрен кигән. Авыл халкы фронтны азык-төлек белән тәэмин итеп торган, армиягә икмәк, ит, сөт, яшелчә һәм бәрәңге җибәргән.

Районыбыз халкы танк-лар, самолетлар төзү өчен 2 млн сумнан артык акча җыеп биргән, 7 млн сумнан артык акча Армия фондына кергән. Сугыш елларында хезмәт ияләре тарафыннан 422 тун-пальто, 76 пиджак, 264 телогрейка, 200дән артык эчке чалбар, 1,5 мең данә бүрек, 5 меңнән артык бияләй, 545 пар киез итек, 3 мең килограмм йон һ.б. әйберләр җыеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International