Арча районыннан Бөек Ватан сугышында дүрт кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән: Арча эшчеләр бистәсеннән Валентин Ежков, Иске Кишеттән Гани Сафиуллин, Түбән Орыдан Гатаулла Салихов, Мирҗәмнән Нәкыйп Сафин
Ильяс Фәттахов
“Хәрби дан клубы“ ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов РФ Оборона министрлыгының “Память народа“ сайтында Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, төрле сәбәпләр белән әлеге исем бирелмәгән 7 меңнән артык солдат һәм офицерларның исемлеген таба. Алар арасында 262 татар да бар. Шуларның 6сы – Арча районыннан.
1. Гарипов Равил Закир улы
1926 елда Арча районының Наласа авылында туган. Сержант, Белорус фронтының 238нче укчы дивизиясенең 837нче укчы полкы пулемет расчеты командиры. Герой исеменә 1945 елның 7 апрелендә тәкъдим ителә. Шул документтан: “Дошманның Данциг группировкасын юк итү өчен сугышларда ип. Гарипов үзен кыю, куркусыз, көчле ихтыярлы кече командир итеп күрсәтте. Данциг бистәләрендәге сугышларда аның расчеты бик яхшы хәрәкәт итте һәм пулеметы тоткарсыз эшләде. 1945 елның 25 мартында ул үзенең пулеметы уты белән 19дан артык немецны юк итте, дошманның 4 пулемет ноктасын тончыктырды. 1945 елның 27 мартында ип. Гариповның расчеты елганы кичкәндә каршы якка беренче булып юнәлде һәм үзенең станоклы пулеметы белән дошманның ике ут ноктасын бастырды һәм дошман снайперын юк итеп укчы роталарның елганы кичүен тәэмин итте. 1945 елның 28 мартында Мертвая Висла елгасын кабат кичкәндә үзенең расчеты белән каршы як ярга беренче булып чыкты. Шул вакытта аның расчеты дошманның 3 снайперын юк итте һәм 2 ут ноктасын бастырды. 1945 елның 30 мартында дошманның контратакасын кире какканда бөтен расчет сафтан чыкты, ип. Гарипов пулемет янында берүзе калып пулемет уты белән дошманның контратакасын кире кагуны тәэмин итте. 1945 елның 31 мартында ип. Гарипов 45 немецны әсир алды һәм 5 укчы ярдәмендә немецларның бер зенит пушкасын кулга төшерде, шуның белән диңгезгә чыгуны тәэмин итте...“ 1945 елның 31 маенда Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
2. Зиннәтуллин Әсхәт Зиннәтулла улы
1922 елда Арча районының Носы авылында туа. 1942 елның маенда фронтка алына. Калинин, Брянск, I һәм II Белорус фронтларында хезмәт итә. Капитан, укчы рота командиры.
1943 елның 20 октябрендә Брянск өлкәсенең Красовичи авылын азат иткәндә аның взводы дошманның 2 пулемет взводын тар-мар иткән өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1 октябрьдә Ельня авылы өчен сугышларда ПТР мылтыгыннан атып гитлерчыларның автомашинасын, сугыш кирәк-яраклары төялгән арбасын, 20ләп гитлерчыларны юк итә.
Белоруссия авыллары Ректа һәм Литовичины азат иткәндә Друть елгасында аның взводы дошманның контратакасын уңышлы кире кага, кул пулеметларының 2 расчетын юк итә. Зиннәтуллин үзе гитлерчыны юк итеп, офицерны әсирлеккә ала. 1944 елның 28 июнендә автомашинаны шартлата һәм тагын бер немецны әсир төшерә. Шушы батырлыклары өчен 1944 елның 15 июлендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
1945 елның 18 апрелендә сугышчыларны һәм кирәк-яракны Одер елгасы аша чыгара. 22 апрельгә кадәр Помелле шәһәрен азат итүдә катнаша. Аның ротасы 4 станоклы пулеметны, танкка каршы пушканы тар-мар итә, 110 гитлерчыны юк итә. 1945 елның 15 маенда Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. 1945 елның 19 июлендә Александр Невский ордены белән бүләкләнә.
3. Нуретдинов Ким Зәйни улы
1924 елда Арча районының Казанбаш авылында туган. 1943 елда Чита шәһәре хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. Сержант, Бобруйск дивизиясенең 444нче укчы полкында орудия төбәүчесе. Яралана. 1944 елның 25 июнендә Белоруссиянең Гомель өлкәсе Рогачев районының Комоплица авылын азат иткәндә 2 пулемет ноктасын һәм 10 гитлерчыны юк иткән өчен “Батырлык өчен“ медале белән бүләкләнә. 1944 елның 5 октябрендә Польшаның Варшава воеводствосының Побылково Дуже авылында Нарев елгасының көнбатыш ярындагы плацдармны сак-лауда катнаша. Үзенең орудиесе белән 500 гитлерчыны һәм өч танкны юк итә. Әмма дүртенче дошман танкы аның орудиесен таптап үтә. Нуретдинов үзе дә һәлак була. Үлгәннән соң 1944 елның 21 октябрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. 1944 елның 21 ноябрендә I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
4. Четвериков Петр Алексеевич
1912 елда туган, хатыны Мария Андреевна Ставрополь краеның Минеральные Воды шәһәрендә яшәгән, Транспортный совхозында эшләгән. 1941 елның 2 сентябрендә Арча хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә, ВКП (б) әгъзасы. 1941 елның сентябреннән фронтта. 1943 елның 12 сентябрендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Кече лейтенант, Үзәк фронтның 60нчы армиясенең укчы полкы взвод командиры. 1943 елның 3 сентябрендә Украинаның Конотоп һәм Бахмач шәһәрләрен азат иткәндә аның расчеты дошманның ут нокталарын юк итә. Днепр, Сейм һәм Десна елгаларын кичкәндә көчле ут астында үзенең расчетын беренче булып чыгара һәм кичүне каплый. Әлеге сугышларда аның расчеты дошманның 10 ут ноктасын 2 үзйөрешле пушкасын 3 авыр орудиесен, 5 олавын һәм 25 гитлерчыны юк итә. Шундагы батырлыклары өчен 1943 елның 18 октябрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. 1943 елның 20 ноябрендә яралана. Үлгәннән соң 1944 елның 18 гыйнварында Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1943 елның 14 декабрендә яралардан үлә. Киев шәһәренең Печерск зиратында җирләнгән.
5. Шаһимәрдәнов Гарәпша Шаһимәрдән улы
1905 елда Арча районының Түбән Әзәк авылында туган. 1927-29 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. Укытучы, партия әгъзасы, ике кызның атасы була. Сугыш башлангач 1941 елның 5 ноябрендә үзе теләп фронтка китә. Саба хәрби комиссариаты аны Брянск фронтының 118нче танк бригадасына курсант итеп җибәрә. 1943 елның июненнән Казан югары офицерлар бронетанк мәктәбе тыңлаучысы. 1944 елның апреленнән взвод белән командалык итә. 1945 елның гыйнварыннан I Белорус фронтында танк ротасы командиры. 1945 елның 22 апрелендә разведкада вакытта ул Берлинга беренче булып бәреп керә, дошманның расчетлары белән 3 танкка каршы пушкасын һәм 50ләп солдат һәм офицерны юк итә.
1945 елның 24 апрелендә батальон оста маневр ясап кичүне кулга төшерү максаты белән Гоген-Цоллерн каналына килеп чыга, Шаһимәрдәнов үзенең ротасы белән дошманның тылына үтеп кереп барган шәпкә дошманның 45 танкын һәм үзйөрешле орудиесен кулга төшерә, 60лап немец солдатын һәм офицерын юк итә. 1 майда Берлинштрасседа кичү өчен сугышта алгы отрядта хәрәкәт итә, 4 танкка каршы пушканы, 2 зенит автомат пушкаларын, 95ләп солдат һәм офицерны сафтан чыгара, сугышчан бурычны уңышлы үтәүне тәэмин итә. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Капитан дәрәҗәсендә җиңүдән соң Саба районына гаиләсенә кайта.
6. Шәфигуллин Нургали
1924 елда Симетбаш авылында туа. Ленинград шәһәрен саклаганда яралана.
1944 елның 16 июнендә Выборг районының Куаксамы авылы янында фин офицерын атып үзенең лейтенантының гомерен саклап кала. 23 июньдә штурм вакытында яраланган байрак йөртүче кулыннан флагны алып атака ясаучыларның алдыннан бара. Кулы һәм аягы яралангач та башкаларны дәртләндереп алдан баруын дәвам итә. Финнар әлеге биеклектән бәреп чыгарыла.
1944 елның 9 июлендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.