Алар безгә рәхмәт әйтә

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов махсус хәрби операция барган зонада сугышчан бурычларын үтәүче якташларыбыз янына барып кайтты

Без бергә

Ильяс Фәттахов

Иң беренче итеп өченче гуманитар колоннаны әзерләүгә өлеш керткән барлык райондашларга зур рәхмәт әйтәм, – диде ул. – Шундый бердәм булып Ватан сагында торучы ир-егетләргә ярдәм оештыру – үзе үк тирән мәгънәгә ия. Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек бүген дә фронт белән тыл бергә.

Әлеге колоннаны әзерләүгә оешмалар, предприятие, учреждениеләр, ветераннар, яшьләр, балалар – бар да үз өлешен кертергә тырышты. 26 апрельдә Җиңү паркы янында колоннаны хәерле юл теләп ерак юлга озатып калдылар.

– Андагы тормышны үз күзләрең белән күргәч ир-егетләребезнең Җиңү яулап кайтачагына тагын бер тапкыр инанасың, – ди Алмаз Габдерәүф улы. – Аларның күңелләре күтәренке, зарланмыйлар көчле рухлылар. Егетләрнең үзләре, командирлары белән очрашып сөйләштек, гуманитар ярдәмне тиешле урыннарда тапшырдык. Шундый кайгыртучанлык күрсәткән өчен район халкына зур рәхмәт әйтәләр.

 Моннан соң да шулай бердәм булыйк, Җиңү көнен бергәләп якынайтыйк!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International