Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын оешкан төстә үткәрүнең мөһимлегенә басым ясады
Эшлекле сәфәр
Ильяс Фәттахов
ТР Премьер-министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районында язгы кыр эшләренең оешкан төстә баруын әйтеп үтте.
Минераль ашламалар һәм орлыклар җитәрлек. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы техникасын яңарту кирәклеген искәртте. Республикада авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре файдалана алырлык программалар эшли. Шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын арттыру буенча эшне көчәйтергә кирәк.
Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов районда эшләр барышы белән таныштырды. Берничә хуҗалыкта яңа комплекслар төзелә, якындагы елларда аларның саны артырга тиеш.
Район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продук-циясеннән күргәзмә дә оештырылган иде.
Рөстәм Миңнеханов республикада барлык программалар гамәлдә булуын әйтте. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын оешкан төстә үткәрүнең мөһимлегенә басым ясады. Ветераннар игътибар үзәгендә булырга тиеш. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә-ләренә һәртөрле ярдәм күрсәтергә.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов “Тукай эзләре буйлап“ дип аталган туристик маршрут объектларын карады. Ул Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.