Хәтер яши

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Арчаның тугызынчы балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг үтте

Резедә Хәкимҗанова

Балаларның чыгышларын карарга аларның әти-әниләре, әби-бабалары килде.

“Без бүген илебезгә тынычлык китергән халкыбызның батырлыгын искә алырга җыелдык, – дип кунакларны сәламләде Арчаның тугызынчы балалар бакчасы мөдире Эльвира Мостафина. – Безнең бурыч – үсеп килүче буынга җиңүнең нинди югалтулар, авырлыклар аша килүен җиткерү. Бүген без Бөек Ватан сугышы батырларын искә алабыз, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт итүче солдатлар турында кайгыртабыз. Аларның тизрәк якыннары янына Җиңү белән исән-сау кайтуларын теләп калабыз”.

Митинг Россия гимны белән башланып китте. Илебез азатлыгы өчен башларын салган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тантаналы митингтан соң бәйрәм балаларның чыгышлары белән дәвам итте. Алар солдатлар батырлыгы турында шигырьләр сөйләде, сугыш чоры темасына багышланган җырлар, биюләр башкарды. Сугыш чоры балаларына багышланган сәхнә күренеше күпләрнең күзләренә яшь китергәндер. Анда балалар үз яшьтәшләренең ничек итеп сугыш чоры авырлыкларын кичерүләрен күрсәтте.

Мондый чаралар балаларны тынычлыкның кадерен белергә өйрәтә. Аларны Ватанның чын патриотлары итеп тәрбияләүгә тәрбиячеләр зур көч куя. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәр төркем балалары үзләренең сугышта катнашкан әби-бабаларыннан сакланып калган әйберләрдән чемоданнар туплап, алардан күргәзмә оештырганнар.

“Безнең балалар бакчасында 14 төркем, аларның һәрберсенең үз герое бар, – дип күргәзмә белән таныштырды Арчаның тугызынчы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Ләйсән Батыршина. – Һәр төркем үз чемоданын булдырды. Балалары безнең бакчага йөрүче махсус хәрби операциядә катнашкан әтиләр дә игътибар үзәгендә. Аларга багышлап стендлар ясадык. Икенче стендта бакча хезмәткәрләренең, балаларның Бөек Ватан сугышында һәлак булган әби-бабаларының фотографияләре урын алган”.

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссарның өлкән ярдәмчесе Айгөл Хәсәнова балаларны һәм килгән кунакларны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлап, үсеп килүче яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә керткән хезмәте өчен балалар бакчасы коллективына Мактау грамотасы тапшырды. “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов илебезгә тынычлык теләде. “Сезгә беркайчан да корал тотып сугышырга туры килмәсен”, – диде ул.

Гомәр Гыйльмуллин: “Бу балалар бакчасына минем оныгым Мәрьям йөри. Сугыш бер гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Минем Шәяхмәт бабам сугышта хәбәрсез югалган. Мондый чаралар балалар өчен бик кирәк. Гомумән, безне монда еш чакыралар. Бакчадагы һәр бәйрәм югары дәрәҗәдә бик матур үтә. Тәрбиячеләргә бик зур рәхмәт.”

Рәүфия Нургалиева: “Әлеге бакчага минем оныгым Мурат йөри. Тәрбиячеләрне дә, бакчаны да бик яратабыз. Җиңү бәйрәме – ул аеруча күңелгә үтеп керә торган моңсу да, күңелле дә бәйрәм. Минем әти ягыннан да, әни ягыннан да бабаларым сугыштан исән-сау кайтканнар. “Сугыштан кайтып, бер ун гына ел булса да, яшәсәм иде”, – дип теләгән булган Бәдертдин бабам. Сугыштан соң унөч ел яшәгән. Бабаларым икесе дә Теләче районында җирләнгәннәр. Зиратка кайтып, каберләрен карап-чистартып торабыз”. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International