Шушмабашлар шаккатырды!

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Шушмабаш мәктәбендә өр-яңа Туган як музее ачылды

Румия Надршина

Моннан 40 ел элек ул ачылган булган инде. Монысы икенче бүлмәләрдә яңартылып, өр-яңадан ачылды.

Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов катнашты. Яшел Үзән районының теплица комбинатында умартачылыкны  житәкләүче белгеч Шушмабаштан Фәрит Жәләев, техник фәннәр докторы, Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе Тәлгать Мәгъсумов та кайткан иде. Кунакларны Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова каршы алды һәм озатып йөрде.

Җиңүнең 80 еллыгы уңа-еннан мәктәп бакчасыннан ук “җанлы“ һәйкәлләр, авыл халкы, ветераннар, мәктәп укучылары, укытучылар каршы алды. Бәхеткә, көн дә кояшлы булды. Тантана урамда үтте.

“Сугыш һәм хезмәт ветераннарын без онытмыйбыз, кайгыртып, искә алып торабыз, – дип сөйләде район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. –  Бөек Җиңүне безгә алып килгән, гомерләрен кызганмаган сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә район халкы исеменнән тирән ихтирам белдерәм һәм алар каршында баш иям. Безне шулай матур итеп каршы алып, матур бәйрәм әзерләгән балаларыбызга, укытучылар коллективына, авыл җирлеге башлыгына, гомумән, районның укыту системасына рәхмәт. Алдагы көннәрдә бергә-бергә исән-сау эшләп,  районны алга җибәрсәк иде“.  

Тантанадан соң мәктәп белән таныштылар һәм Туган як музеена рәхим иттеләр. Мәктәптә Туган як музее 1985 елның 9 маенда Шушмабаш авылы ветераннары һәм “Северный“ совхозы директоры Вагыйз Минһаҗев катнашында ачылган булган. Мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрданова: “Музей оештыручыларның берсе укытучы Шәфигулла Гарипов, тагын берсе Нургазидә Җаббарова“, – дип таныштырды. Ветераннар икесе дә биредә иде. Нургазидә апаның туган көне дә икән. Алмаз Хисаметдинов үзенә чәчәкләр бүләк итте, Германиядә яшәүче укучысы Лилия ханым җибәргән истәлек медален тапшырды, матур теләкләр әйтте.

Яңа музейга керү ишегенә сузылган кызыл тасманы Алмаз Хисаметдинов белән ветеран укытучы Нургазидә Җаббарова кисеп, эчкә үттеләр. Музей искиткеч шәп килеп чыккан! Авыл мәктәпләрендә мондый Туган як музеен күргән юк иде әле. Һәрнәрсә зәвыклы итеп урнаштырылган. Анда гади авыл өе дә, авылдан чыккан күренекле шәхесләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары, махсус хәрби зонада хезмәт итүчеләр, мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының фотолары – тарихи истәлекләр бик күп. Сөйләп бетерерлек түгел. Музейның үзен күрергә кирәк.

Соңыннан Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова белән сөй-ләштек. “Ватанны саклаучылар елы, Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан  безнең Туган як музее да тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш, дигән фикергә килдек, – дип сөйләде ул. – Музейны яңарту күптәнге хыялым иде. Җитәкче буларак яхшы аңлыйм, һәр башланган эшнең артында зур гына чыгымнар ята. Германиядәге якташыбыз, укучыбыз Лилия Айхенгер белән киңәшкәннән соң, әйдә тотыныгыз, булышырбыз дигәч, тәвәккәлләдек. Укытучылар коллективы белән киңәшләшеп, без бу эшкә иганәчеләр ярдәме белән тотындык.  Музейга 700 мең сумнан артык өр-яңа җиһаз гына кайтты. Бүлмәләр махсус музей өчен җитештерелгән нык пыялалы, йозаклы, яхшы материалдан эшләнде. Иганәчеләрдән кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, “юк” дигән җавап ишетмәдем, әби-бабаларыбыз истәлегенә, мәгълүматлар тарих булып саклансын дип, үз өлешләрен керттеләр. Музей бүлмәләре юктан бар ителде, күп төзелеш материалы тотылды. Бөтен нәрсә сүтелде һәм өр-яңадан корылды. Заманча интерактив  музей җиһазлары кайтты. Түшәмнәрнең, утларның заманча итеп ясалуы, идәннәр, келәмнәр – бөтенесе дә иганәчеләрнең, укучыларымның зур хезмәте. Германиядәге укучыбыз Лилия Айхенгер шушы музей өчен шулкадәр янды, туган ягы өчен янып-көеп яшәүче кеше ул. Нинди бай экспонатлар җибәрде. Һәркем – укытучылар коллективы, техник хезмәткәрләр минем өлешем керсен дип тырыштылар. Иганәчеләр Вазыйх Мөхәммәдуллин, Лилия Айхенгер, Марат Кәримов, Минтимер Минһаҗев, Илнар Гайнетдинов, Наил Минһаҗев, Ләйлә Минһаҗева, Тәлгать Мәгъсумов, Айнур Әхмәтов, Люция Ермалюкка һәм  мәктәп коллективына, әти-әниләргә бик зур рәхмәт”.

Әнә шулай үткәннәрне һәм бүгенгене бер йодрыкка туплап, җыеп сакласаң гына ул югалмаячак, тарих булып сакланачак. Бу эшне бүген эшләмәсәң, ул иртәгә юкка чыгачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International