7 һәм 9 май көннәрендә Шәүкәт Вәлишин көне буе Чулпан авылындагы обелиск янында сакта торды
Белмәс тә идек, безгә бу хакта Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев җиткерде.
“Ул шуның кадәр тере, энергияле, дәртле кеше, исең китәрлек. Нинди чара үткәрсәк тә – ярминкәме ул, концерт, кичә, бәйрәмме, “юк”, дип әйтә белми, барысында да катнаша. Бу гамәле бигрәк тә сокландырды. Хыялый димәс идем мин аны, үз иленең чын патриоты дип атар идем”.
Шәүкәт Вәлишин үзе ничек уйлый икән? Шул сорауга җавап эзләп, аның белән элемтәгә чыктык. Казанда булса да, Руслан Гәрәев әйткәнчә, “юк”, димәде, сорауларга бик теләп җавап бирде ул.
– Шәүкәт, сез икенче ел рәттән инде Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә Чулпан авылындагы обелиск янында сакта торасыз икән. Каян шундый карарга килдегез?
– Без пионер вакытта туган авылым Ташкичүдә һәйкәл янында сакта тора идек. Хәзер мин күптән инде пионер түгел, әмма Бөек Ватан сугышында һәлак булган корбаннарны, үз илемнең патриоты буларак, шулай искә алырга булдым.
– Сез Иске Чүриледә яшисез. Нигә Чулпан авылын сайладыгыз?
– Мин Чулпанда клубта эшлим. Икенче елым. Һәм икенче ел биредәге обелиск янында сакта торам.
– Авыл халкы сезнең бу гамәлне ничек кабул итә?
– Бик яхшы мөгамәләдә. Балалар белән киләләр, минем янда фоторәсемнәргә төшәләр. Үзенчә патриотик тәрбия дә бу. Аннан обелиск олы юлдан 10-15 метр гына читтә урнашкан. Машиналар да туктый, фото, видеога төшерәләр, кайберләре сигнал биреп, кычкыртып китә. Димәк, берәү дә битараф түгел.
– Көне буе аяк өстендә тору авырдыр бит? Алыштыручы юкмы?
– Юк инде, мине берәү дә мәҗбүр итми бит. Үз теләгем белән торам. Аягым арса, клубка кереп бераз ял итеп, туңсам, чәй эчеп, җылынып чыгам. Ни дисәң дә, миңа алтмыш яшь.
– Шәүкәт, сезнең улыгыз Рифкать махсус хәрби операция зонасында булып кайтты. Росгвардияче. Ул бу гамәлегезгә ничек бәя бирә?
– Рифкать җитди кеше. Минем кебек хыялый түгел. “Сине карап барып, машиналар бәрелә язган”, – дип кенә куйды. Һәр уңай әйбернең тискәре ягы да булырга мөмкин. Ярый, андый хәлләр очрамады. Мин көн яктысында гына сакта тордым.
– Икенче елга да дәвам итәргә уйлыйсызмы?
– Исән булсам, зур планым бар. Быел өлгермәдем. Теләчедә “Туган авылым” музее эшли. Җитәкчесе Рәфкать абый музейга кызыклы бер экспонат куйган – солдат штыклы мылтык тотып тора. Башын әтисенә ошатып ясаган. Шуны алып, яныма бастырып куясым килә. Мылтыклы һәм автоматлы солдат булачак.
– Ә үзегез музей ясарга уйламыйсызмы?
– Минем өйдә кечкенә генә музей бар. Авыл тарихына багышланган. Элекке заман, хәрби экспонатлар урын алган. Шуны үстерергә уйлыйм.